Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта түбәдә дә агач үсә

Таш өстендә гөлләр үстерердәй... дип җырлыйлар балтачлылар, әле алай гына да түгел икән бит, җәмәгать. Балтачта хәтта түбәләрдә агачлар да үсәргә сәләтле.

Балтач мәктәбе янында бер бина мин үземне белә башлаганнан бирле тора. Ник тора ул, кирәкмәгәч аны нигә сүтмиләр? Бүгенге көндә әлеге бинаның түбәсендә хәтта агачлар үсеп утыра, янәсе мине күрегез, мин нинди көчкә ия, дия күк. Әлеге бина үзенә әллә каян чакырып тора, чөнки яшьләр аны төрле рәсемнәр белән бизәп бетергән инде.

Хәер, монысына күз дә йомар идең, яшүсмер малайлар монда кереп олылардан качып, тәмәке тарта, сыра эчә. Шунысы өчен җан авырта, нәкъ мәктәпкә бара торган юл өстендә бит әле ул. Бу хакта уйланасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250