Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта уналтынчы утырыш бара (+фото)

Әлеге сәгатьләрдә район советының утырышлар залында өченче чакырылыш Балтач район Советының уналтынчы утырышы бара.

Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып бара.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районының 2017 елдагы 6 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында;
2. Балтач муниципаль районының 2017нче елга, 2018-2019нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында;
3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше турында;
4. Район бюджетының тәэмин ителеше буенча дотацияне алыштыру турында;
5. Балтач муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;
6. Балтач муниципаль районы территориясендә төзелеш буенча җирле нормативларны әзерләү, раслау тәртибе турындагы Нигезләмә хакында.
Көн тәртипләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Мостафин, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Борһанов чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250