Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта юл күрсәткечләре ике телдә

Татарстан Республикасында икетеллелек буенча закон гамәлдә. 

Республикабызда ике теллелекнең гамәлгә кертелүе район җирлекләрендәге элмә язуларда күзгә күренерлек үзгәрешләр булдырды. Хәзер дәүләт карамагындагы оешма-предприятиеләр исемнәрен татарча һәм русча вариантларда күрсәтә, элмә такталарда да ике телллелек ярылып ята. Ләкин шул ук вакытта әлеге законга игътибар итмәгән эшмәкәрләр дә бар. Закон ул һәркемгә дә кагыла, таләпләр үтәлмәгән очракта җавап бирүләр дә карала. Андый күңелсез хәлләргә калмас өчен, өстән кушылган эшне вакытында башкарып куярга кирәк. Безнең районда бу юнәлеш буенча үтәлеш 90 процентны тәшкил итә. 
Җирлекләрдә авыл атамалары да ике телдә күрсәтелгән, елгалар да ике телдә ага. Бигрәк тә юлчылар закон үтәлешенә аеруча да җаваплы карыйлар, юл күрсәткечләрен тиешенчә урнаштырып баралар, афәрин, аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев