Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачыбызның «Мактаулы гражданы» исеме кемнәргә бирелде? (+фото)

Районының «Мактаулы гражданы» сафы быел тагын ике кешегә тулыланды.

Район сабан туеның тантаналы ачылышы вакытында хезмәт ветераны, Балтач районының «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсхи кызына, хезмәт ветераны, Арбор авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы әгъзасы Хәйретдинов Фоат Гыйләҗ улына Балтач муниципаль районы үсешенә зур өлеш кертүләре, аның ролен һәм абруен күтәрүе өчен Балтач муниципаль районының «Мактаулы гражданы» исеме бирелде.


Хәйретдинов Фоат Гыйләҗ улы, 1948 елның 23 июлендә Арбор авылында дөньяга килә. 2010 елдан - Хезмәт ветераны. Югары белемле, 1976 елда М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлый. Гомуми эш стажы – 42 ел, шуның 24 елы Чепья авыл җирлеге башлыгы. 1967-1969 елга кадәр армия сафларында хезмәт итә, 1969-1970 елларда «Труд» колхозы механизаторы; 1970-1971 елларда Чепья мәктәбенең башлангыч комсомол оешмасы секретаре, 1971-1976 елда Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе; 1976-1982 елда – «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозы рәисе урынбасары; 1982-1986 елда - «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозының башлангыч оешма секретаре; 1986-2010 елда (24 ел) – Чепья авыл җирлеге башлыгы. 2010 елдан пенсиядә.
2021 елның гыйнвареннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Арбор авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары (пенсионерлары) Советы әгъзасы. Өлкән яшьтәге гражданнар арасында зур оештыру һәм аңлату эшләре алып бара. Үзенең авыл җирлегендә актив җәмәгать эшчәнлеген башкара.
1998 елда «ВЛКСМның 80 еллык» юбилей медале, Татарстан Республикасы Президентының Мактау таныклыгы, 2002 елда «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале, 1973, 1974,1977,1980 елларда "Социалистик ярыш җиңүчесе" билгесе, 2008 елда Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2021 елда Татарстан Республикасының "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел" медале белән бүләкләнә.Үзе җитәкләгән җирле үзидарәне социаль-мәдәни һәм җитештерү мәсьәләләрен хәл итүдә районда алдынгылар сафына бастыра алды. Җирле үзидарә җитәкчеләренең беренче Бөтенроссия съездында делегат булып катнашты.

 



Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы, 1951 елның 22 февралендә Арча районы Түбән Пошалым авылында туа. 2010 елдан мәгариф хезмәте ветераны. Югары белемле, 1981елда Казан дәүләт педагогик институтының татар филологиясен, ә 1989 елда аспирантура тәмамлый.
Гомуми эш стажы-36 ел. 1976-1979 елда – Балтач авылының 3 нче номерлы Балтач ясле-бакчасы мөдире; 1979 елдан – Балтач районы Карадуган ясле балалар бакчасы мөдире; 2012-2014- Балтач шәһәр тибындагы бистәнең ветераннар Советы рәисе, 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр Балтач районының «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. 1981 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесенә, 2003 елда «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә, 2005 елда «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медаленә, 2021 елда Татарстан Республикасының "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел" медаленә лаек була.
Яшьләр арасында әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларны гаилә тормышына әзерләү юнәлешендә зур эш алып бара. Үзенең актив җәмәгать эшчәнлеге белән район халкы арасында зур ихтирам яулады һәм районыбызның данын республика күләмендә күтәреп һәм яктыртып килә.

Һәр ике мактаулы гражданыбыз да тормыш иптәшләре белән җәмгыятькә файдалы балалар үстергән шәхесләр, әле дә булса актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручылар. Үзләреннән якты эз калдыручы әлеге мәшһүр шәхесләребезне мактаулы исемгә ия булулары белән чын күңелдән котлыйбыз, хезмәтләренең игелекләрен күреп, бәрәкәтләренә кинәнеп яшәүләрен телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев