Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар халыкара этнографик диктантка кушыла алачак

Акция Россиядә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Татарстанлылар ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясендә катнаша ала. Диктант язарга теләгән һәр кешегә 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр үз белемнәрен онлайн һәм офлайн-форматта тикшерергә мөмкин булачак.
Диктант рус, инглиз һәм испан телләрендә тәкъдим ителә. 16 яшьтән кечерәк катнашучыларга – 20 сорауга, 16 яшьтән өлкәнрәкләргә 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. 20 бирем һәркем өчен дә бер үк булачак, ә 10 ысы – Россиянең һәр субъекты өчен уникаль. Диктант нәтиҗәләре буенча максимум 100 балл җыярга мөмкин. Барлык сорауларга да 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк.


Дөрес җаваплар акциянең сайтында 11 ноябрьгә кадәр урнаштырылачак.


Акциядә офлайн катнашу өчен төбәк оештырган диктант мәйданчыгына килергә кирәк. Балтачлылар да әлеге акциягә кушылып 3 ноябрь көнне диктант язачак. Диктант язуда теләге булган һәр райондашыбыз катнаша ала. Чара район үзәк китапханәсенең уку залында сәгать 10.00 да башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев