Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта дүртенче чакырылыш ТР Балтач район Советының утыз дүртенче утырышы узды

Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Балтачта дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының утыз дүртенче утырышы узды.

Көн тәртибендә 10 мәсьәлә каралды.

1. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлегенең 2023нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында.

2. Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2023нче елдагы эшчәнлеге турында отчеты.

3. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2023нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчеты.

4. Балтач муниципаль районының 2023нче елгы бюджет үтәлеше турында отчеты (беренче укылыш). 

5. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2024нче елга муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен) хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында.

6. Татарстан Республикасы «Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә гавами тыңлауларны һәм иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында.

7. Муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру кысаларында тикшерелә торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында.

8.«Авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытына билгеләнгән җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә түләүсез тапшыруның уртача район нормасы турында» Балтач район Советының 2021нче елның 19нчы августындагы 70нче номерлы карарының үз көчен югалтуын тану хакында. 

9.Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының 2023нче елгы эшчәнлекләре буенча мониторинг нәтиҗәләре турында. 

10. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

Көн тәртибе буенча чыгышлар тыңланганнан соң, тиешле карарлар кабул ителде.

Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш