Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Ел студенты»н ачыклыйлар

«Балтачның ел студенты-2022» премиясенә заявкалар кабул итү башланды.

Әгәр син яхшы укудан тыш, урта махсус уку урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йортының иҗтимагый, фәнни, спорт һәм мәдәни-массакүләм тормышында актив катнашасың икән, «Балтач ел студенты – 2022» премиясенә заявка бирә аласың.

Премия берничә этапта үткәрелә:

1  этап -  10 гыйнвар -25 гыйнвар көннәрендә гаризалар кабул ителә.

2 этап - бүләкләү тантанасы.  28 гыйнвар көнне  һәр номинациядә лауреатларны һәм җиңүчеләрне тантаналы игълан итү булачак.

Премиядә катнашу шартлары:

- көндезге һәм читтән торып урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йорты студенты булу;

 - Балтач муниципаль районында туу;

-  16 яшьтән 35 яшькә кадәр.

Премия түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- "Ел студенты» Гран-прие;

- “Ел интеллекты " номинациясе;

 - "Иң яхшы җәмәгать эшлеклесе» номинациясе;

- "Иң яхшы волонтер»номинациясе;

- "Иң яхшы спортчы»номинациясе;

- "Иҗади шәхес" номинациясе;

- “Ел ачышы " номинациясе;

- «Иң яхшы мәгълүмати яктырту»номинациясе.

Заявка бирү тәртибе: гаризаларны 25 гыйнварга кадәр оештыру комитетына  электрон почта аша hiyal98@mail.ru адресына җибәрергә кирәк.

 Сораулар туса, Наилә Сабировага  89372909312(whatsapp) телефон номерына мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премия