Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» проектының өченче этабы узачак

Проект 5 этаптан тора, аның 2 этабы инде гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында игълан ителгән социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесендә «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» дип исемләнгән проект белән катнашып, җиңеп чыккан иде.

Проект 5 этаптан тора, аның 2 этабы инде гамәлгә ашырылды.

3 нче этап 29 нчы июль көнне 18:00 сәгатьтә «Сабантуй» ял паркында үтәчәк. Монда 7 яшьтән 18 яшькә кадәр балалары булган яшь гаиләләр чакырыла. Бу көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы берничә тукталыштан торган квест-уен уздырачак. 29 нчы июль кичен күңелле итеп уздырырга чакырабыз!

Квест-уенда катнашу өчен төп шарт:

  • «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубының Вк социаль челтәрендәге төркеменә язылырга https://vk. com/teenagerclubfakel
  • Әлеге пост астына (https://vk. com/wall-82297120_2251)"КАТНАШАМ" дип язарга

Барлык сораулар буенча 2-43-77 («Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы) телефонына шалтырата аласыз.

#Гранты_МинмолодежиРТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев