Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта йортлар төзелә (фото)

Быел тагын 4 йорт төзү күздә тотыла.

Авыл җирлегендә хезмәт куючы яшьләрнең тормышын кайгырту, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм мәшгульлеген арттыру йөзеннән, районыбызда да төрле дәүләт программалары буенча тораклар төзү тормышка ашырыла.

Шуларның берсе «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында найм килешү нигезендә «80/20 программасы» буенча торак бирелә.Әлеге программа нигезендә алдагы елларда район территориясендә 7 йорт инде кулланылышка тапшырылган, быел да Норма һәм Чепья җирлекләрендә программада катнашучы гражданнарга «Окстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан берәр йорт төзелеп килә.

Программада авыл хуҗалыгы тармагында һәм бюджет өлкәсендә эшләүче гаиләләр катнаша ала һәм аларга таләпләр бар. Ул авыл җирлегендә яшәргә, программага басканчы бер елдан да ким булмаган вакытта бюджетта яки авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә тиеш. Алга таба ул әлеге йортны үзенә рәсмиләштерә ала, ягъни бәясенең 10 проценты, ә 10 елдан соң бөтенләй 1 проценты белән сатып алырга хокуклы.

Программа таләбе буенча, яшәү мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан артык булмаса яки әти-әнисе белән һәрвакыт яшәгән булуы һәм авыл җирендә үз шәхси торагы булмау шарт. Шулай ук программада районга күчеп кайтырга теләк белдерүче гражданнар да катнаша ала.

Төзелеш мәйданы исә гаиләдәге кеше санына карап билгеләнә. Бюджет хисабыннан 80 процент күләмендә субсидия бирелә, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана.

Дәүләт программасы нигезендә эшләнүче өйләрдә бүгенге көндә төзелешләр тулы көченә бара. Август аена бөтен эчке эшләрне башкарып йортлар кулланылышка да тапшырылачак. Быел шулай ук тагын 4 йорт төзү күздә тотыла.

Чыганак: Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа йорт