Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта ишегалларын төзекләндерү эшләре дәвам итә (фото)

Яздан башланып киткән төзекләндерү эшләре кысаларында, программага кертелгән күпфатирлы йортларның ишегаллары инде бүгенге көнгә күзгә күренеп үзгәрде.

Быел, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында, бистәбезнең Ленин урамы 17, 19, 82, Сабиров урамы 9, Таң урамы 2, 2А, Тынычлык урамы 20нче йортлар адреслары буенча, Чепья авылларында ишегалларын төзекләндерү эшләре бара.

Эш планы буенча, төзекләндерелүче ишегалларында төрле яшьтәге балалар өчен спорт һәм күңел ачу мәйданчыгы, йортларда яшәүче халык өчен тыныч ял зонасы да булачак.

Яздан башланып киткән төзекләндерү эшләре кысаларында, программага кертелгән күпфатирлы йортларның ишегаллары инде бүгенге көнгә күзгә күренеп үзгәрде: иске корылмалар сүтелде, ишегалларына асфальт җәелде, җәяүлеләр өчен махсус сукмаклар барлыкка килде. Төзекләндерү, матурлау эшләре төгәлләнү алдында.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев