Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Өлкән буын» проекты яклау тапты (+фото)

Проектның бер өлеше – өлкән буын кешеләрнең озын һәм сәламәт яшәү чорын арттыру, сәламәтлекләрен кайгырту, тәрбияләү һәм социаль хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән

Россия Федерациясе Президентының "2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Указы нигезендә "Демография" илкүләм проектын тормышка ашыру буенча эш район территориясендә 2022 елда да эзлекле рәвештә дәвам итте.

Проектның бер өлеше – өлкән буын кешеләрнең озын һәм сәламәт яшәү чорын арттыру, сәламәтлекләрен кайгырту, тәрбияләү һәм социаль хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. Әлеге максатларда тормышка ашырылучы "Өлкән буын" проекты районда "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге аша гамәлгә куела.

"Проект кысаларында, социаль хезмәткәрләр ярдәме белән, 65 яшьтән узган өлкәннәрне махсус машинада хастаханәгә медицина күзәтүе узарга алып килүне оештырдык. Шушы проектны шактый өлкәннәребез уңай бәяләде, чөнки бөтенесенең дә үз җае белән хастахәнәләргә килеп, тулы тикшеренү узарга мөмкинлекләре юк иде. Хәзер әлеге юнәлештә эш җайга салынды. Проект безнең районда гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле үзәккә бирелгән машинаны Павел Сидоров иярли. Игътибарлы, олы йөрәкле егетне өлкәннәр дә бик яраталар. Павелның тормыш иптәше Нина ханым – социаль хезмәткәр. Династияләре белән эшчәнлекләрен социаль тармакка багышлаган Сидоровлар гаиләсен "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесы да үз экраннарында яктыртты, – дип ассызыклады "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире Гөлнара Әхмәдиева.

“Өлкән буын” юнәлеше буенча эшләнгән милли проект уңышлы булуы өлкәннәр тарафыннан да күптән расланды:
– Авылдан, капка төбеннән үк больницага җиңел машина алып килә. Хастахәнәдә дә җитәкләп кенә йөртәләр, рәхмәт яугыры! Кирәкле анализларны да алдылар, табибларга да җиңел генә кереп чыктык, сәламәтлекне дә барьяклап тикшерделәр. Өлкәннәрне кайгыртулары өчен, шушындый проектлар өчен илебез җитәкчелегенә зур рәхмәт, – диләр Чепья авылыннан Галина һәм Юрий Гавриловлар гаиләсе.

Димәк, илкүләм проект кысаларында, медицина ярдәме күрсәтү өлкән яшьтәгеләр өчен бик отышлы, проектның нәтиҗәсе бар.
Шуны да ассызыклап узу кирәк, Татарстан Республикасында милли проектларны тормышка ашыру “Бердәм Россия” партиясенең даими контроле астында тора.

erid: 2VtzqwTSgT9

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Наз"

erid: 2VtzqwTSgT9