Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта социаль хезмәткәрләрнең иң уңганнарын бүләкләделәр (+фоторепортаж)

Бүген районыбызның социаль яклау хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Һөнәри бәйрәмнәре 8 июньдә булса да, Сабантуйлар үткәч, иркенләп үткәрергә булганнар. Аларны истәлекле көннәре һәм хезмәт юлында ирешкән мактаулы уңышлары белән тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде.

"Заманалар үзгәреп, тормыш-көнкүреш шартлары яхшырганнан-яхшыра бара. Шул сәбәпле өлкәннәр Сезнең тарафтан күрсәтелә торган социаль хезмәткә аның кадәр үк дәрәҗәдә мохтаҗ түгел кебек. Ләкин "Әле ярый Сез бар, Сез булмасагыз, без нишләр идек?!" дип көн туса рәхмәт белдерүче карамактагы өлкәннәрегез бар. Сезнең һөнәр үз актуальлелеген, тормышта мөһимлеген югалтмый. Намуслы, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә, социаль хезмәткәрләр!" дип мактау һәм котлау сүзләрен ирештерде ул.

Чыннан да, социаль яклау бүлеге район тормышы, халыкның яшәеше белән тыгыз элемтәдә эшли. Алар һәр нәрсәдән хәбәрдәр, вакытында тиешле карарлар кабул итүдә, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә күп кенә сорауларда алар район хакимиятенең һәм башкарма комитетының ярдәмчеләре һәм хезмәттәшләре булып торалар.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре, ирешкән уңышлары һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бертөркем социаль хезмәткәрләр бүләкләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев