Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «ТачБал» уеннары тәмамланды. Җиңүче кем? (фото)

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «ТачБал» интеллектуаль уенының финалы узды.

Исегезгә төшерәбез: әлеге уен Балтач районының бөтен үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән, "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубының зур проектларының берсе булып бара.

Моңа кадәр "ТачБал" уенының беренче этабы 6 зонада узды, анда барлыгы 21 мәктәптән 63 яшүсмер катнашты. Җиңүче командалар финал уенына чакырылды.

Финал уены шактый катлаулы биремнәрдән төзелде, әмма командаларның һәркайсы зур әзерлек белән килгән иде. Шуңа күрә урыннар чыгару да шактый катлаулы булды. Димәк, уен мондыйрак нәтиҗәләр белән тәмамланды:

1 урын - "Очкын" командасы (Пыжмара төп белем мәктәбе)
2 урын - "Карадуган" командасы (Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе)
3 урын - "Сос.Na" командасы (Сосна төп гомуми белем мәктәбе)
4 урын - "Смәел алтыннары" командасы (Г.Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта гомуми белем мәктәбе)
5 урын - "Норма" командасы (Норма урта гомуми белем мәктәбе)
6 урын - "Дуслык" командасы (Түнтәр урта гомуми белем мәктәбе)

Барлык командаларны да зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларны чираттагы проектларда да көтеп калабыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "ТачБал"