Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта узган атналык киңәшмәдә нилләр хакында сөйләштеләр? (фото)

Балтачта бүген җитәкчеләр катнашында атналык киңәшмә узды.

Киңәшмә вакытында үзара салым буенча фикерләр алышынды. Район башлыгы урынбарасары Наил Сабирҗанов әлеге мәсьәлә буенча  хисап тотты.

Көн  тәртибендә янгынга каршы көрәш, су басуларны булдырмый калу кебек мәсьәләләр дә каралды.

Киңәшмә вакытында район башлыгы Рамил Нотфуллин озак еллар намус белән хезмәт куйган  җитәкчеләр Рашит Хафиз улы Һадыевны, Шамил Вәкил улы Низамиевны юбилейлары белән котлады.

Шулай ук район үсешенә керткән нәтиҗәле, намуслы хезмәтләре өчен МДСУ-1 оешмасы җитәкчесе Рәшит Ильясовка, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыповага һәм "Арча агросәнәгать һөнәри көллияте"нең 2 номерлы филиалы директоры Рәис Галиевларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район кинооешмасы җитәкчесе Радик  Михайловка "Иң яхшы муниципаль күчмә кино" номинациясендә җиңү яулаганы өчен "Татаркино" Дәүләт бюджет учреждениесе дипломын ирештердекбирелде.

Шулай ук өч төрдән торган (троеборье) спорт ярышларында җиңү яулаган җитәкчеләргә медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев