Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта хезмәт кешесен хөрмәтлиләр

Котлыйбыз!

Югары Шубан авылы мәдәният йортының капиталь төзекләндерү эшләренә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Наил Кәбир улы Исрафилов - “ПСК АРТ-СТРОЙ” оешмасы эшчесе;

“ПСК АРТ-СТРОЙ” оешмасы коллективы – директоры Р.Р.Гарипов;

“Алга” җәмгыяте коллективы – җитәкчесе Р.А.Гыйльмуллин;

Лилия Рәфыйк кызы Хәсбиева – Шубан авылы мәдәният йортының техник хезмәткәре.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү эшенә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Дилүс Илдус улы Хафизов – полициянең өлкән лейтенанты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекләре башлыгы;

Айдар Ифрат улы Сафиуллин – полиция майоры, өлкән участок вәкиле;

Радик Рәкыйп улы Төхфәтуллин – полиция капитаны, участок вәкиле.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Сервис-Агро” җәмгыятенең генераль директоры Айрат Габделхәй улы Кәримов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Норма урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Илсур кызы Фәйзрахманова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Тулпар” оешмасының цех хезмәткәре Рамил Илгиз улы Корбанов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Улы, батальон командиры, РФнең кораллы көчләре сафында хезмәт итүче Эльвир Венерович Евдокимовка лаеклы тәрбия биргәне һәм аның әхлакый сыйфатларын үстерүгә чиксез өлеш керткәне өчен Чепья авылында яшәүче Нурсия Хаматгалиевна Евдокимова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сорнай” җәмгыятенең баш мал табибы Дамир Даниял улы Садыков район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев