Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачыбыз Гөлнара кебек тырыш ханымнары белән күркәм (фото)

Җылы сүз – җан азыгы шул.

Балтачыбызда тормышын да гөлләр итүче, җәмгыятькә файдалы гамәлләре белән дә танылган ханымнарыбыз күп. Гөлнара ханым шуларның берсе. Ул матур өс киемнәре тегүче дә, милли бизәкләр төшерүче дә: аның сәхнә киемнәре күз явын алырлык, балкып тора, зәвыклы, күзләрне иркәли, һәр номерга килешле; ул волонтер да: мобилизациягә эләккән райондашларыбызга йокы биштәрләреннән башлап госпитальгә яралыларны ташу өчен носилкалар тегүне башлаучы; текә ярларда нык басып калалган ханым да ул: ире мәрхүм булгач тормыш юлларыннан атлап бару аңа җиңел булмады...

«Минем эшем – минем тормышым»

Шөкер, Гөлнараның хезмәте эзсез югалмый, аны күрәләр, хөрмәтлиләр. Хәер, күренми торган хезмәт тә түгел, төрле милләт вәкилләренең милли бизәкләрен төшереп теккән сәхнә киемнәре тамашачы райондашларыбыз күз алдында. Ә менә волонтерлык хезмәтен артык күрсәтергә яратмый, бары бу эштә үзенә булышучыларны гына хөрмәт белән телгә ала. Ил-көнгә булышуны һәркемнең бурычы дип саный.

Чыннан да, тегүчелек эше – Гөлнараның бар тормышы дисәң дә ялгыш булмас. Иртәнге сәгатьләрдән тотына ул яраткан эшенә, көн-дими, төн дими, төгәлләми туктамый. Җиде кат уйлап, бер кат кисү – аның эш принцибы. Быел  республика күләмендә зурлап үткәрелүче, инде гадәткә әверелгән «Ел хатын-кызы бәйгесе»нә дә тәкъдим ителеп, әлеге бәйгегә «Минем эшем – минем тормышым» дигән тема белән киткән җирдән «Хатын-кыз лидер» исеме алып, җиңүчеләр рәтенә басты ул (икенче рәсемдә). «Бу минем генә җиңү түгел, монда җирле мәдәниятнең, мәгарифнең, дусларымның,  туганнарымның да өлеше зур», – ди Гөлнара.

Һәм без моны төп фотодан ук та күрәбез. – Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, «без проблем» дип әзерләделәр мине. Балтач мәктәбенә ярдәм сорап мөрәҗәгать ителгән эш, шөкер, уңыш белән тәмамланды», ди Гөлнара. Үзе соң! Үзе дә һәрберсенә ярдәм итәргә генә тора бит!

«Мине балаларым күтәрде»

Гөлнараны тегүче буларак йолдыз итеп кайчан күрә башладык соң без?! Юкса, аның Казанда белем алып, Балтач ательесында эшли башлавына, аннан шәхси тегүче булып китүенә дә әллә кайчан... Әйе, Гөлнара осталарның остасына әверелә бара. Балалары район сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә-белем ала башлагач, зәвыклы тегүче буларак халык арасына калкып чыкты ул. «Мине балаларым күтәрде», ди ул өч кызы – Сәмирә, Камилә һәм Аянасы белән горурланып. Кызларына теккән матур киемнәрне күреп, аңа сәхнә киемнәре тектерергә еш мөрәҗәгать итә башлыйлар. «Йолдызлык» кебек мәртәбәле республика бәйгесендә дә балалар аның киемнәрен киеп биеп, инде әллә ничә дәрәҗәле урыннар алдылар. «Монда да мин генә дип әйтү дөрес түгел, булышучыларым күп минем, – ди Гөлнара. – Төп этәргечем вокал укытучысы Фәридә Гарәфетдинова булды, чөнки балаларым аңарда шөгыльләнде, ул киемнәр тегүемне сорады».

Хәйран зур суммага заманча чигү машинасы да алды, тиз арада эмблемалар, бизәкләрне чигеп тә бара. Ә милли бизәк үрнәкләрен аңа райондашы, рәссам Айсылу Кашафуллина ясап бирә.

«Аллаһыма шөкер итеп яшим»

Гөлнара кечкенәдән үк тырыш кыз булды, туганнарына ярдәм итте, сеңелләрен-энекәшләрен үстереште, терәк-таянычка әверелде. Шуңа да бертуган сеңлесе Рания, энекәшләре «апа» дип өзелеп тора. Балачагы күбрәк Арбор авылында узды. Шуңа да ул бу авылга гашыйк, җәйләрен биредә үткәрә, анда аның үз җир биләмәсе бар, бакча тотып, кош-корт үстереп, авыл сулышына кинәнә, авыл хезмәте белән ял итә. Биредә аның яраткан әбисе – әнисенең әнисе яши. Кышларын әбине Балтачка алып киләләр, хөрмәтлиләр, тәрбиялиләр. «Әбиемә, әниемә рәхмәтле мин, – ди Гөлнара. – Әби мине үстерешергә ярдәм итте, ә әнием хәзерге вакытта зур терәк миңа, мин һәрвакыт әзер ашауга, җылы, тыныч йортка кайтам, шуңа да үз эшемне җиренә җиткереп башкара аламдыр мин. Аллаһыма мең шөкер, ул күрсәткән юлдан атлыйм, ашыкмыйм, кабаланмыйм, хыялланмыйм, алдыма әллә ни зур максатлар куймыйм, ничек бар шулай, тыныч кына тормыш юлымнан барам. Менә волонтерлык эшем дә шулай салмак кына башланды минем, йокы биштәрләре тегәргә алындым да, ярдәм итәргә үз клиентларым килеп тә җитте, Роза Зарипова, Гөлнара Әсхәтдинова, Рәйханә апа Нәбиева, Раушания Мәсхүтовналар... Алар бу эшкә мин чакырып түгел, үзләре теләп кушылган кешеләр. Сеңлем Рания Мостафинаның ярдәмен әйтеп бетерә торган гына түгел. Балтач мәктәбенә мөрәҗәгать иттем, биредәге мөгаллимәләр берсүзсез булышты, аннан Балтач гимназиясе мөгаллимәләре кушылды. Гомумән кушылучылар күп булды...» Гөлнара күршеләрен дә, Шубан, Субаш һәм башка авылда яшәүче булышучыларны да, кыс-касы, мобилизацияләнгән райондашларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә килгән берәүне дә әйтми калдырмагандыр, тик, газета битләре чикле булу сәбәпле, барысын да язып бетерү мөмкин түгел.

Гөлнараның ягымлы сөйләшүе үк үзенә җәлеп итә, мин әңгәмәдәшенә дә ул кадерлем дип кенә дәшә. Җылы сүз – җан азыгы шул. Болай матур сөйләшүләр Гөлнарадай уңган-булган Балтач кызларының сөйләм телендә еш ишетелә башлады. Болай да чибәр Гөлнараны матурлаган уңганлык, тырышлык, күркәмлек, рәхимлелек, эчкерсезлек кебек сыйфатлар, дуслык үрнәкләре һәм, һичшиксез, тәмле теллелек сөйкемле ханымның үзен дә бәрәкәтләндерсен, тормышларыбызны да матурласын, җаннарыбызга да тынычлык иңдерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлнара