Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге кирәк булачак

Районыбыз волонтерлары изге эшләрен дәвам итә

Районыбыз волонтерлары изге эшләрен дәвам итә. Бу нисбәттән волонтер Илсур Корбанов белән сөйләшеп алдык.

- Сабыннарны беркөнне тутырып бетердек, - ди ул.- Бензин салмыйча гына тутырып тордык әле, капчыкларда бозылып бетәр дип уйладык.

Шәмнәрне тутырып чыгарып куйсак шәп буладыр иде, конечно, тик парафин юк әле. Капчыклар җыябыз. Тәгәрмәч проблемасы килеп чыкты. Айдар да Сарманга кадәр барып “Урал” тәгәрмәчләре алып кайтты. 25е тонна ярым бәрәңге алып барасылары бар, бәрәңге җыясы була инде. Ул кадәрле бәрәңге проблема булмастыр инде, шәт, хуҗалыктан булса да җыярбыз. Мич ясау тукталды. Балаларга волонтерлар эшчәнлеге турында сөйлибез, ничек шәмнәр ясаганны күрсәтәбез.

Волонтерларны язганда фотога төшалмыйча калган Рүзәл Закиров белән Илнур Салихҗановның да фотоларын урнаштырабыз. Әлеге егетләрне ииптәшләре бик мактый. СВО башланганнан бирле солдатларга гел ярдәм итүдә алар, диләр. “Гомумән, бездә бик эшли торган кешеләр генә, - ди Илсур әфәнде.- Яңа килгән кешене биш көн сынамыйча группага да алмыйбыз”, ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев