«Сыйлы көнең сыер белән» ди халык мәкале. Сыер сөттән туктап торган чакларда, чәй эчәргә сөт булмаса, минем елыйсым килә. Шул вакытта абзарда тагын бер сыер булса икән дип уйлыйм...
Уйлавы гына җиңел. Олы хайванны асрау шактый авыр, мәшәкатьле эш. Кыш чыгарга җәй көне печәнен, көзен саламын әзерләргә, ашлыгын сатып алырга да була. Көненә ике тапкыр савып, ашатып керүнең дә авырлыгы юк. Шул маллар янына чыгып, алар белән сөйләшеп, күңелеңне тынычландырып, җырлый-җырлый сыер савып керүе үзе бер күңелле генә мәшәкать. Ә менә малың авырып китсә кулдан эш төшә, җырлыйсы түгел, елыйсы килә. Мондый вакытта син көчсез, мөлдерәп күзеңә карап торган хайванны бер нәрсә дә эшләтә алмыйсың. Җырларың гына булышмый. Башка төрле "җыр", кемгәдер мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә андый кеше бар бездә. Барыбызга бер Әнәс абый ул.
Бездә түгел, күрше Түнтәр авылында яши ул. Бүгенге көндә безнең тирә-як авылларда бик билгеле шәхес. Аңа йомышы төшмәгән кеше сирәктер. Авылларда, колхоз мал табиблары бар-барын, әмма аларның өстендә йөзәрләгән мал исәпләнә, алай да, алар да чакырган кешегә барырга вакыт табалар, әмма бу аларга авырга туры килә. Рәхмәт, әле бер генә мал табибының да кирәк чакта үтенечне кире какканы юк. Исән-сау гына булсыннар да, ярдәмнәреннән ташламасыннар. Ә менә Әнәс абыйны һәркемнең шәхси мал табибы дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Ул үзенә күрә бер кеше...
Малың авырып китүгә аның телефон номерын җыясың. Ул төгәл, коры кеше: кистереп "әйе" яки "юк" ди, ялындырмый, үзен ничәдә килеп аласын әйтә. Бөтен кирәкле дарулары, әсбаплары һәрчак үзенеке, үзе белән. Иң беренче лапаска кергәч, өс киемен алмаша, синнән кирәкле савыт-саба: табак, чиләк, сөлге, җылы су сорый. Аннан соң хайваның янына кереп китә. Бер карауда эшнең нәрсәдә икәнен аңлый да, эшкә керешә. Хәтта малыңны егасы булса да аңа кеше кирәк түгел, үзенең алымнары бар, үзе булдыра. Иң мөһиме - комачаулама гына. Малыңа тиешле ярдәм күрсәткәч, ул алга таба нәрсә эшләргә кирәген син аңларлык гади телдә бәйнә-бәйнә аңлата да: "Аңладыңмы?" - дип сорый. Киемен алмаша, кулларын юа да, кайсы көнне сәгать ничәгә килеп аласын әйтә. Кайбер көннәрдә безнең авылга да әллә ничә мәртәбә төшкән чаклары бар. Катлаулырак очрак булса синең абзарыңда малың янында төн чыккан очраклары да аз түгел. Инде була торган түгел, барыбыр үлә дигән малларның да Әнәс абый кулы тигәч терелүен күп ишеткән бар.
Хезмәте өчен күпме ала инде дип сорасагыз, дөресен әйтәм, күп түгел. Аны әле алай тиз генә ризалата алмыйсың. Ул башта үзенең эшенең нәтиҗәсен белмичә синнән бер тиен дә алмый. "Башымны катырып, мин сиңа күпме тиеш дип чылтыратып йөдәтмәгез, вакыты җиткәч, малыгыз терелгәч мин үзем хәбәр итәм", - ди ул. Һәм, чыннан да, берәр ай үткәч кенә, малыңның хәлен белгәннән соң гына (ул бер ай эчендә әллә ничә килеп китсә дә), нәтиҗәсен күргәннән соң гына, сиңа үзенең бәясен әйтә. Артыгын күп сорамый, ул бәя һич кенә дә синең кесәңә сугарлык булмый.
Малың авырган очракта гына түгел, аларны ничек тәрбияләргә, кечкенә бозауларыңны ничек ашатырга икәнен син аңа чылтыратып сорый аласың. Ул һәрвакыт сиңа үзенең киңәшләрен бирә. "Инде моны мин сиңа ничә мәртәбә әйттем, язып ал бу юлы", - дип шелтәләгән чаклары да була. Юк, усал түгел ул, бары тик башкаларның да үзе шикелле төгәл булуын теләве генә. Кайбер кешеләр сыер сатып алган очракта да аның үзен алып баралар, сыер Әнәскә ошаса алалар, ошамаса - юк. Ә ул ялгышмый, бу инде сыналган.
Ул шулкадәр тыныч кеше. Малың авырта башлагандагы борчылуларыңны юкка чыгара белә ул. Каян килә кешегә бу кадәр тынычлык, үзенә карата ышаныч тудыру?! Мин әлеге гаиләне якыннан белмим. Әмма авылдашлары, түнтәрлеләр, аларның күркәм, тәрбияле гаилә икәнлекләрен һәрдаим искәртеп торалар. Әтиләре Мөкатдәс абый гомере буе абруйлы укытучы булган, әниләре Асия апа да кешелекле шәхес. Мондый кешеләр тәрбияләгән бала бүтәнчә була да алмый торгандыр.
Әнәс абый замана белән бергә атлаучыларның берсе. Ул инде мал табибы белемен күптән алган булса да, үзлегеннән белемен күтәреп тора. Компьютер да, интернет та, дәвалаудагы яңа технологияләр дә аның өчен ят түгел. Ул инде барысын да укыган, ишеткән, кулланып караган...
Мондый кешеләре булу түнтәрлеләр өчен зур байлык. Ә күршеләрнең бай булуы беркайчан да комачауламый. Әнәс абыйның "Татарстан яшьләре" газетасын яратып укуын беләм. Газетаның бу саны сиңа куаныч булып килсен әле дидем, без синең барлыгыңа куанган кебек, син дә куан әле. Әнәс абый, барыбыз исеменнән сиңа зур рәхмәт белдерәм. Исән-сау булып, безне сөендереп, озын-озак гомер яшәргә насыйп итсен сиңа.
Лилия ГАРИФУЛЛИНА.
Балтач районы,
Көшкәтбаш авылы.
Нет комментариев