Басу-кырларга сәяхәт — 2
Мул игеннәребезне югалтуларсыз җыеп алырга иде.
«Кама» хуҗалыгының игенчелек өлкәсендәге уңышлары һәркемгә мәгълүм, алдагы көндә бертөркем район җитәкчелеге бу җирлек басулары белән танышканнар иде. Шунлыктан, хуҗалык рәисләренә яңа «КВС Торридон» сортлы бодай басуы гына тәкъдим ителде. Яңгырлар күп һәм көчле җил булган елны бу сорт үзенең җиргә ятуга тиз бирешмәве, тигез өлгерүе һәм аксымга бай сорт булуы белән аерылып тора. Уңышны исән-имин җыеп алырга язсын, диештеләр хуҗалык рәисе, белгечлеге буенча агроном Рәкыйп Нәкыйповичның хезмәттәшләре.
«Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллинның күбрәк кукуруз басуларын күрсәтергә тырышуы аңлашыла – күмәк хуҗалыгы бу культураны узган ел 700 гектар мәйданда иксә, быел исә яңадан 200 гектарга арттырганнар. «Пионер», «Росс-140», «Лимагрейн» һәм Германиядән кайтартылган «KWS» сортларының гибридларын игеп, ялгышмый, ел саен массага һәм орлыкка зур уңыш алалар. «Мегаферма»да җыелган тиресне турыдан-туры җиргә керткән басулар аеруча мул уңыш вәгъдә итәләр. Районда бердәнбер рапс заводы булганлыктан, бу культурага игътибар зур. 400 гектар мәйданда игелгән рапс культурасының торышын автобустан сокланып карап уздык.
«Смәел» хуҗалыгында игенчелек юнәлеше мөһим, чөнки терлекләрнең баш санының тыгыз булуы терлек азыгын әзерләүгә өстәмә җаваплылык өсти. Районда элек-электән иң зур мәйданда кукуруз шушы хуҗалыкта игелә иде. Җитәкчеләр кукуруз басулары торышын уңай бәяләделәр.
«Борнак» күмәк хуҗалыгы басулары елдан-ел күзгә күренеп яхшыра, бу инде игенчелек белән ныклап шөгыльләнәләр дигән сүз. Арышның 102 гектар мәйдандагы «Подарок» сор-ты дөрестән дә, югалтуларсыз җыеп алынса, яхшы уңыш белән куандырачак. Язын арпа белән өстәп чәчкән басулар да яхшы. Кукуруз басуы да үзенең тишелеше белән аерылып тора.
«Яңа тормыш» хуҗалыгы басуларында тәҗрибәле игенчеләр кулы тигәне ярылып ята. Бу өлкәдә озак еллар хезмәт куйган хуҗалыкның баш агрономы Илгиз Заһидуллинның тырышлыгы һәркемгә билгеле, игенчеләр белән бердәм булып эшли белә. Җитәкчеләр карап узган 200 гектарда игелүче «Раушан» сортлы арпа басуы моны ачык күрсәтә.
«Татарстан» районда югары уңыш бирүче сортларны үзендә үстереп, сынап, башка хуҗалыкларга таратуда уңышлы эшли. Җитәкчеләр караган борчакның «Ульяновец» һәм «Усатый кормовой» сортларын бер төрле басуда чагыштырырга мөмкинлек булды. Кукурузның «Лимагрейн» фирмасының гибрид сортлары да яхшы нәтиҗә күрсәтә.
Ике басуда районда беренчеләрдән булып яңа игелә торган җитен культурасына монда зур өмет баглыйлар. Җитен, сату базарында вакытында урнаштырылганда, иң рентабельле культуралардан санала. Июль ае уртасына кадәр рапс мәйданнары инде кимендә икешәр тапкыр корткычларга, авыруларга каршы зур чыгымнар тотып эшкәртелсә, җитен басуы әлегә авыруларга, зарарлы бөҗәкләргә бирешмәгән. Хуҗалыкта терлекчелек тармагының төп культурасы буларак, кукурузны да җиренә җиткереп игә беләләр.
«Бөрбаш» хуҗалыгының иген басулары белән алдагы көннәрдә җентекләп танышу булганлыктан, җитәкчеләр иген кырларын автобустан карап узу белән чикләнделәр.
Тимирязев исемендәге хуҗалык күптәннән орлыкчылык белән ныклап шөгыльләнә, еллар буе тупланган тәҗрибә иген кырларында күренә. Монда арпаның «Память Щепелева», «Нур», «Нургуш» сортларына өстенлек бирәләр. Кукуруз 700 гектардан артык мәйданда игелә, шуның 170 гектарын орлыкка алырга, дип уйлыйлар. Бу культураның төрле сортларын сыныйлар, үзебездә чыгарылган «Росс-140» сортыннан тыш, «KWS» компаниясенең «Бодор», «Родригес», шулай ук «Пионер» фирмасы гибридлары, яңадан «Лимагрейн» компаниясенең «Эмилен» сорты гибридлары, «Баер» компаниясенең «ДКС» сортлы кукурузлары игелә. Борчакның «Усатый кормовой» сорты уңышы мулдан күренә. Җитәкчеләр хуҗалыкның «Көллек» басуларыннан соң яңадан «Сорнай» хуҗалыгы кырларына юл алып, аларны тагын бер кат күздән уздырдылар.
– Иген кырларыбыз зур уңыш вәгъдә итә һәм без моңа зур өмет баглыйбыз. Басу-кырларда күкрәп үскән уңыш һәркемне сокландыра. Әмма алда зур сынау, урып-җыюны вакытында, югалтуларсыз үткәрү бурычы тора. Игеннәрнең өлгереше, билгеле инде, туфракны ашлауга, аны эшкәртү төренә, орлыкларның сортына һәм сыйфатына карый. Бертөрле үк культураларның тәрбия төрле булганда нәтиҗәләре дә аерыла. Ашлама туплауга карата ел башыннан куелган таләпләрнең үтәлеше менә шунда ачык күренә дә инде. Шулай ук гербицидлар кулланмау, корткыч-бөҗәкләргә, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәшмәү яки тиешенчә башкармау үз нәтиҗәсен яшерә алмый. Басуларда көне буе уздырылган бүгенге сәяхәтне, зур киңәшмәне урып-җыюга старт бирелү дип кабул итегез диде, көне буе җитәкчеләр белән автобуста йөргән район башлыгы Рамил Нотфуллин. Хәерле эш булсын, дигән теләктә калабыз.
Язмабызда чагылыш тапмаган хуҗалыкларда, алда әйтелгәнчә, район җитәкчеләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре булып, үзләренең тәкъдимнәрен җиткергәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев