Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Башымдагы кояшымны күрдеңме кызым?» (+фото)

Әтием турында хатирәләр мәңге күңелемдә сакланачак.

Әтиемә карата булган мәхәббәтемне, хөрмәт хисләремне кәгазь битләренә төшереп, аңа дога булып ирештерәсем килде…

Әтием безнең яннан башка дөньяга күчкәндә миңа нибары 2 генә яшь булган. Шулай булса да, кечкенә йөрәгемдә аның мине күтәреп һавага чөеп яраткан бер мизгеле сакланып калган.


Кадерле әтием Иванов Анатолий Василий улы 1980 елда Балтач районының Югары Субаш авылында туа. Шунда мәктәпне тәмамлый һәм армия сафларына китә.


Әтием Анатолий армиядә вакытта Чечня сугышында катнаша. Әле ярый исән- сау кала. Туган ягына кайткач озак уйлап тормый, район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Авылда да, эшендә дә әтиемне шаян, шат күңелле, туры сүзле булган өчен яраталар. Озакламый ул әнием Ләйлә белән таныша. Матур гаилә барлыкка килә. 2006 елда әти-әниемне сөендереп, мин туганмын. Миңа әле 1 яшь тә тулмаган вакытта әтиемне ярты елга кабат Чечняга тәртип сакларга җибәрәләр. Әни мине күтәреп аны Казанда озатып кала.
Чечнядан әтием миңа үзем кадәр зур курчаклар җибәргән. Әле мәктәпкә укырга кергәнче шулар белән уйнадым мин.
Аллага шөкер, әтием бу юлы да Чечнядан исән-имин кайтты. Әнием әйтүенчә, туган ягыма кайтып, кечкенә кызымны бер кочаклап үпсәм иде, дип, әтием гел мине сагына торган булган.
Мин сабый, әтиемнең соңгы елларда бик күп кайгы-хәсрәтләр кичерүен, күп якын кешеләрен югалтуын, шуңа да карамастан кеше алдында гел көләч йөзле булып күренергә тырышуын кайлардан белим?! Сабыр булган, бик сабыр булган минем әтием! Абыйсы, аның кечкенә кызы, җизнәсе, әбисе, әти-әнисе бер-бер атлы вафат булгач, өстәлгә капланып елаган әти. Йөрәгендә күпме генә кайгы булса да, ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире бормаган ул. Үзенең дә тиздән безне калдырып китәсен сизгәнгәдер, күрәсең, мине район үзәгенә, чыршы, кар сыннары карарга алып барган, матур киемнәр алып биргән.
Әтиемне хәтерләмәсәм дә, мин аның белән бик горурланам. Үзе исән чагында күпме медальләр, күкрәк билгеләре алган ул.
Узган ел, уйламаганда әтиемнән бүләк алдым. Чечняда вакытта әтием ничек яшәүләрен видеога төшергән һәм шул язманы, ниһаять, миңа күрсәттеләр. Әтием шулкадәр матур һәм шат анда! Кырып чәчен алганнар. Ул пеләш башын сыйпап, кызым, күрдеңме минем баштагы кояшны? - дип көлә.

Мин хәзер әтиемне күреп беләм! Тавышын таныйм! Исән булмаса да ул гел яныбызда кебек.


Еллар үткән саен йөрәк яралары төзәлә диләр, ләкин минем яраларымның мәңге төзәләсе юк. Әтием артыннан кадерле әнием дә үлеп китте. Күңелемдә аларның якты йөзләре, мине яратулары мәңге яшәр.



Эльвина Иванова,
Түнтәр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльвина Иванова