Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырлык ул мәңгелек (+фоторепортаж)

Бу атнада районыбызга эшлекле сәфәре белән ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин килде.

Сергей Николаевич иң беренче эш итеп район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев белән Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Илдар Галиевка Батырлар аллеясы паркында куелган мемориаль тактага чәчкәләр салды. Аннан соң Галиевлар яшәгән йортка юл алдылар. Бала кайгысы белән яшәгән йортның бусагасын атлап кергәндә үк күңелләрне сагыш хисе биләп алды. Әти-әнинең карашларында моңсулык, күзләрендә түгелеп китәргә әзер торган яшьләр иде. Сергей Николаевич Илдарның әтисе Илнурның һәм әнисе Тәнзиләнең хәлен белеп, аларга Батырлык орденының таныклыгын тапшырып узды. Батырларча һәлак булган уллары өчен рәхмәтен ирештерде. Сергей Николаевич алардан бүгенге көндә проблемаларыгыз юкмы, тиешле барлык түләүләр турында да хәбәрдармы сез, дип кызыксынды. Район хәрби комиссариаты ярдәме белән быел төпчек кызларының шифаханәгә ял итәргә барачакларын җиткерде әти-әни. Илдарның исемен районда оныттырмауны да максат итеп куйды республика комиссары. «Илдарның туган көнендә ел да чаңгы ярышлары үткәрәчәкбез. Быелгысында сеңлесе беренче урынны алу да бик сөенечле булды. Киләчәктә Балтачыбызда бер урамга аның исемен бирү турында уйлыйбыз», диде район башлыгы Рамил Рашитович.

– Улымның уйларыбыздан киткәне булмаса да, бер дә төшкә керми иде. Әле хастаханәдә ятканда төшемә керде. Бик матур, шат иде. Минем белән бар да яхшы, сезнеке дә яхшы булачак, еламагыз гына диде. Уянып киткәннән соң да еладым. Көн дә бүлмәсенә кереп исәнләшәм, аның истәлекләренә карап юанам, – диде Тәнзилә. Әни кеше улларын югалткан башка әниләр белән аралашуын да җиткерде. Илдар белән соңгы минутына кадәр янәшәсендә булган хезмәттәшләре дә эзләп тапкан ананы, ул көн турында сөйләп, улларының чын батыр булуын раслаганнар.

– Бала кайгысы бик авыр. Шулай да яшәргә, көч табарга кирәк, сезнең әле тагын ике кызыгыз бар, – диде район башлыгы.

– Улыбызның гәүдәсен алып кайтырга ярдәм иткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, Сергей Николаевич һәм Васыйл Назмутдинович, – дип күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерде Тәнзилә.

erid: 2VtzqwTSgT9

Алар бусагасыннан шушы авыр кайгы атлап кергән көннән район җитәкчелегенең дә, район халкының да зур матди һәм рухи ярдәмен күргәннәренә рәхмәтле Галиевлар. Әти-әнигә ныклы сабырлык теләп, кунак-лар Илдар белем алган Балтач гимназиясенә юл алды. Биредә аңа багышланган истәлекле почмак белән танышып, чәчкәләр салдылар һәм һәрбер укучы батырлык турында белеп үссен иде, дигән теләкләрен ирештерделәр.

Әйе, бердәнбер улларын югалткан әти-әнигә бер дә җиңелләрдән түгел. Йокларга ятсалар да, йокыдан торсалар да улым, дигән җан ачысы аша әйтелә торган сүз белән яши алар. Еллар үтәр, Илдар батырлыгы да мәңге яшәсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять

erid: 2VtzqwTSgT9