Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхәс туган очракта нишләргә?

Үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш

Сорау: Тауарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туган очракта нишләргә?

Җавап: Тауарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туган очракта сатучы, вәкаләтле оешма яки шәхси эшмәкәр, импортер үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы товарга экспертиза үткәргәндә катнашырга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы. Әгәр тауарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең сатучы җавап бирми торган шартлар аркасында килеп чыгуы ачыкланса, кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрү белән бәйле чыгымнарны капларга тиеш.

Башка сүзләр белән әйткәндә, экспертиза өчен товарның җитешсезлекләре килеп чыгуда гаепле як түли. Гарантия срогы дәвамында экспертизаны раслау (үткәрү) сатучыга, ул булмаганда — кулланучыга йөкләнә. Экспертиза түбәндәге срокларда үткәрелә: 10 көн — акчаны кире кайтару турында таләп куелса, 20 көн — товарны алыштырганда; 45 көн — җитешсезлекләрне бетергәндә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар хокуклары