- Ленинград блокадасын өзү сугышын чагылдырган диорама-музейда булдык.
Анда мин Татарстаннан Балтач районы вәкиле буларак, үземнең «Буразналардан сирпелгән җылылык» китабын түбәндәге эчтәлектәге язу белән: «Память об участии наших земляков Балтасинского района Татарской АССР, которые участвовали в боях Ленинградского, Волховского фронтов за срыв блокады» калдырдым.
Аның сәбәбе дә бар: Балтач МТСы «Сельхозтехника»сы эшчеләре, Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин, шофер Гомәр Садыйков, тракторлар бригадасы бригадиры Бәкер Галимҗанов Волхов, Ленинград фронтларында Ленинград блокадасын өзү сугышларында катнашалар. Кызыл Йолдыз ордены, «Ленинград оборонасы өчен» медальләренә лаек булган сугышчылар. Гомәр Садыйков Ладога күле аша салынган боз юлыннан Ленинградка корал, икмәк, кирәк-яраклар ташыган.
Кайтканда ике шәһәрдә - Мандроги (С.Петербургтан 270 км. читтә) һәм Вытеграда тукталышлар ясалды. Мандроги туристик әһәмиятле пункт. Ватан сугышы елларында финнар басып алган. Вытегра шәһәре причалында «Су асты көймәсе» музее ачылган.
Ленинград блокадасы башлану көнен (1941 елның 8 сентябре) теплоходта митинг ясап билгеләп үттек. Барлык туристлар искә алу билгесе итеп Вытегра елгасына чәчәкләр салдылар. Бу җирләрдә сугыш хәрәкәтләре булмаган, фронт линиясе 50- 60 км. читтән үткән.
Сәяхәт программасына кертелгән Идел буе шәһәрләренең борынгы бай тарихы, совет чорында туган үзгәрешләр, икътисадый йөзе, бишьеллыкларның гигант төзелешләре, индустриаль алгарышы, Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә керткән индустриаль көче, потенциалы һәм хәзерге икътисадый халәте - барысы да Идел елгасы белән бәйләнгән, Идел-Балтика су транспорты йогынтысында үскән, ул бүген дә дәвам итә, бүген дә хәрәкәттә.
Кострома шәһәре, өлкә үзәге буларак, Ватан сугышы елларында фронт өчен киемнәр, тукымалар җитештергән. Кострома җире бомбага да тотылган. Бу шәһәрдә Кострома өлкәсе белән Александр Невскийның энесе (патша нәселен саклап калуга өлеш керткән авыл старостасы) Иван Сусанин, шагыйрь Некрасов, полководец Суворов, Советлар Союзы маршалы, 2 мәртәбә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән Бөек Ватан сугышы фронтлары командующие Васильевский исемнәренә бәйле музейлар оештырылган. «Хәрби дан», «Некрасов», «Гаупвахта», «Пожарниклар» музейлары бар. Соңгы икесе фәкать Костромада гына.
Безнең чиктәш күршебез Мари Иле Республикасының Козьмодемьянск шәһәре буенча җәяүле экскурсия оештырылды.
Чуваш Республикасының баш шәһәре безне ипи-тоз белән каршы алды, тәэсирле чыгышлар, җыр, бию, милли киемнәрдәге кызлары һәм күпсанлы шәһәр кешеләре белән очрашу җиңүчеләр аллеясе буенча үтү, Совет сугышчыларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу күңелдә уелып калды.
Теплоход Казанга юл алды. Алда Татарстан, алда Казан иде.
Бу сәяхәтне оештыруга барлык районнарның ветераннар советы рәисләре, социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре, шул исәптән, безнең район бүлек җитәкчеләре Рифат Абдуллин, Алсу Гатиятуллина, Гөлнара Якупова катнаштылар. Олы рәхмәтемне җиткерү - минем бурычым.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев