Бөек Ватан сугышы ветераны Навальныйны ни өчен генерал Власов беләнчагыштырды
Оппозиционер социаль челтәрләрдә Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирүне хуплаучы Россия гражданнарын мыскыл итте.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Латоха оппозиционер Алексей Навальныйны Бөек Ватан сугышы вакытында Гитлер Германиясе ягына күчкән генерал Андрей Власов белән чагыштырды. Бу хакта ул үзенең Навальның мыскыл итүенә җавап итеп язылган видеомөрәҗәгатьендә белдерде.
"Бу Власов № 2, һәм без аларны сугыш вакытында юк иттек. Минемчә, Навальный әфәнде үзен куркыныч астына куя. Россия патриотларының берсе дә (ә Россия һәрвакыт үз патриотлары белән дан тоткан) аны хупламаячак", - диде Михаил Латоха.
Аның сүзләренә караганда, Россиянең ветераннар хәрәкәте оппозиционерны бу сүзләре өчен гафу итмәячәк.
Үзенең Twitter аккаунтында, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне хуплаган видеоролик геройларын «хыянәтьчеләр» һәм «сатылган холуйлар» дип атады. Видео геройлары арасында Бөек Ватан сугышы ветераны да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев