Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белми калмагыз: Балтачта референдумнар үтү көне билгеле

Балтач муниципаль районы җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум уздыру 2017 елның 19 ноябренә билгеләнде.

26 сентябрьдә Балтач муниципаль районы җирлекләренең вәкиллекле органнары тарафыннан үзара салым кертү һәм куллану буенча референдум үткәрү турында түбәндәге номерлы карарлар кабул ителде: Балтач шәһәр җирлеге - 57, Борбаш авыл җирлеге - 59, Борнак авыл җирлеге - 54, Югары Субаш авыл җирлеге - 61, Карадуган авыл җирлеге - 54, Куныр авыл җирлеге - 56, Кече Лызи авыл җирлеге - 117, Норма авыл җирлеге - 63, Нөнәгәр авыл җирлеге - 56, Пыжмара авыл җирлеге - 56, Салавыч авыл җирлеге - 53, Смәил авыл җирлеге - 52, Сасна авыл җирлеге - 49, Урта Көшкәт авыл жирлеге - 54, Чепья авыл җирлеге - 82, Шеңшеңәр авыл җирлеге - 58, Шубан авыл җирлеге - 48, Яңгул авыл җирлеге - 49. Әлеге карарлар нигезендә Балтач муниципаль районы җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум уздыру 2017 елның 19 ноябренә билгеләнде.
Референдумга җирлектә яшәүче 18 яше тулган һәм тавыш бирү хокукына ия булган һәр гражданга 2018 елда Кече Лызи һәм Чепья авыл җирлекләрендә - 400 сум, Балтач шәһәр җирлеге, Карадуган, Смәил, Шеңшеңәр, Шубан авыл җирлекләрендә - 450 сум, Борбаш, Борнак, Югары Субаш, Нөнәгәр, Пыжмара, Салавыч, Сасна, Урта Көшкәт авыл җирлекләрендә - 500 сум, Куныр һәм Норма авыл җирлекләрендә - 600 сум, Яңгул авыл җирлегендә - 700 сум күләмендә үзара салым кертелү һәм җыелган акчаларны урындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен тотуга ризалык бирү турында сораулар кертелгән.
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турындагы» Федераль закон буенча референдум Балтач районы башкарма комитетының 2013нче елның 19 гыйнварында кабул ителгән 6 нчы номерлы карары нигезендә төзелгән (соңгы үзгәрешләр 22.06.2016 керетелгән) 33 сайлау участокларында узачак (алар турында мәгълүмат район "Хезмәт" газетасының 2013 ел 23 гыйнвар һәм 2016 елның 3 август саннарында бар).
Җирлекләрнең кабул ителгән карарлары һәм референдум участокларының исемлекләре, чикләре турындагы тулырак мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының baltasi.tatarstan.ru адресы буенча рәсми сайтында таныша аласыз.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250