Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер ел эчендә сигез тапкыр хәрби хәрәкәтләр бара торган җирләргә гуманитар ярдәм илткән. Кем ул? (фото)

Махсус хәрби операциядә катнашучылар гуманитар ярдәм белән бергә күңел җылысын кушып язган хатлар да юллана.

Норма авыл җирлеге халык белән бердәм булып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмне җыеп, илтеп бирү юнәлешендә иң актив җирлекләрнең берсе.

Шушы җирлектән шәхси эшмәкәр, ватанпәрвәр, ярдәмне җыюны оештыру гына түгел, аны илтеп тапшыруда да актив булган Тәлгать Газизов шәхси йөк машинасы белән бер ел эчендә сигез тапкыр хәрби хәрәкәтләр бара торган җирләргә гуманитар ярдәм илткән. Авыл халкыннан җыелган ярдәмне соңгысын ул 12-15 ноябрь көннәрендә илтеп тапшырган. Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр Тәлгать әфәнде яңадан сәяхәткә кузгалырга җыена.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм белән бергә күңел җылысын кушып язган хатлар да юллана. Алар хәрбиләребезгә иң авыр вакытларда көч өсти, киләчәк көнгә ышаныч уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев