Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бер кайтырмын әле...»

2009 ел Мәдәният йортында Салавыч урта мәктәбенең 90 еллык бәйрәме бара.

Тамаша залы шыгрым тулы. Кунаклар белән таныштыралар: Төмән шәһәреннән кайткан Бибинур Сабирова..." Бу исемне ишетүгә тынычлыгым югалды. Әллә?.. Залның алгы рәтләрендә бер ханым торып басты. Әйе, шул, үзе. Бу бит безнең Бибинур апа!

Бәйрәмнең бер мәлендә, минем исемне дә атап, бер төркем укытучыларны сәхнәгә чакырдылар, һәркайсыбызга тере чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр... Мин залдан Бибинур апаны эзлим. Таптым, янында буш урын да бар икән. Тантананы алып баручылар залда үз урыннарыгызны алыгыз диюгә, мин туп-туры Бибинур апа янына атладым. Чәчәкне аңа суздым. Рамазан мин, сезнен укучыгыз дидем.

Кичә тәмамланганчы мин инде балачак хатирәләреннән арына алмадым.1963 елда без 27 кошчык беренче укытучыбыз канаты астыннан чыгып, югары сыйныфка күчтек. Ишегенә класс тамгасы куелган бүлмәгә җыйналдык. Ишәйгәнбез, арабызда таныш булмаган малайлар, кызлар да бар. Алары башка авыллар булып чыкты. Коридорда кыңгырау чылтырады. Бүлмәгә кап-кара чәчле, чандыр гына төз гәүдәле чибәр кыз, аның артыннан директорыбыз Нәкыйп абый керделәр. Парта капкачларын шалтыратмаска тырышып, аягүрә басып каршы алдык үзләрен. Исәнләштек. Сүзне күңелле генә елмаеп, директор абый башлады: Утырыгыз, менә сезнең яңа, икенче әниегез класс җитәкчегез Бибинур апагыз булыр, фамилиясе Тимерҗанова...

...Бәйрәм тәмамлангач, укытучы апабыз белән иркенләп сөйләштек. Аның турында бик күп мәгълүмат белдем. Аннан соң да элемтәләр югалмады. Баксаң, Бибинур апабыз Төмән төбәгендә бик күп еллар балаларга белем бирә икән. Татар җәмәгатьчелегенә ул журналист буларак та билгеле. Шул төбәктәге милләттәшләребез яратып укый торган «Ак калфак» журналының, соңрак «Хикмәт» исемле мөселман газетасы мөхәррире булып билгеләнгән. 1998 елда Татарстан Журналистлар берлегенә әгъза булып кабул ителгән һәм күп еллар «Татар-информ» агентлыгының Төмән өлкәсе буенча үз хәбәрчесе булып эшләгән, татар иҗтимагый үзәгенең иң актив җәмәгать эшлеклесе дә булган. 1994 елда Төмән бүлекчәсе тармагы булып оешкан Төмән өлкәсе татар-хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы да Бибинур апаның «баласы» булып чыкты. 2008 елда Бибинур апаның «Себер ханбикәсе Сүзге» дигән китабы дөнья күргән.

...2019 елда Салавыч мәктәбенең 100 еллыгын үткәрдек. Анысына кайта алмады Бибинур апа. Ул миңа шул вакытта үзенең «Коймак һәм алма бәлеше» әсәрен җибәргән иде. Мине иң сокландырганы шул, авылыбыз турында без балтачлылар әз язмадык, әмма аның кебек җанлы тасвирлау алымнары белән очрашкан булмады. Бибинур апа бу әсәрендә егермедән артык кешенең исеменнәрен искә алган. Бүген алардан исәннәребез бишәү генә. Ә 2 нче августта Бибинур апа әсәрендә язганча «талантлы җитәкче, югары кешелеклелек үрнәге», без дә үзен олы хөрмәт белән искә алган, мәшһүр мөгаллим Нәкыйп абый Шәфигуллинга 100 яшь туласы иде... Ә мин үзе белән даими элемтәдә торган Бибинур апага быелның 3 августында 88 яшь тулды. ...Безгә менә шундый белемле дә, актив та, милли җанлы да укытучылар белем биргән икән дип горурланам да, сөенәм дә.

Түбәндә, авторның үз рөхсәте белән, хәйран кыскартып, шул сәбәпле бераз үзгәрешләр дә кертеп, аның шул әсәрен бирәм.
Мәрхүмнәрнең рухлары шат булсын, язганнарыбыз исә үзләренә изге догаларыбыз булып ирешсә иде.
Рамазан ФӘРЗИЕВ.


Коймак һәм алма бәлеше

1963 ел. Казан. Август аеның соңгы көннәре. Мин, яңа гына Алабуга педагогия институты филология факультетының урыс теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган укытучы, Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән эш урыныма — Балтач районына китәргә җыенам. Укуны яхшы билгеләренә тәмамлавым өчен миңа вакансия булган мәктәпләр арасыннан үзем теләгәнне сайлап алу хокукы бирелгән иде. Иң уңайлысы дип, Балтач урта мәктәбенә юллама тапшырдылар.

Казаннан Балтачка автобус иртәнге 6 сәгатьтә китә. 30 августның гаҗәеп матур иртәсе. Автобус Себер тракты буйлап бара. Күпме каторжаннар куылган бу юл буйлап Себер якларына сөргенгә! Сөргенгә генәме, «Себер үзебезнеке» дип, никадәр татар узган бу юллар буйлап, куе урманлы, сусыл печәнле Себер җирләренә барып урнашу өчен. Ә безнең бабайлар бу юлдан түгел, Апас төбәгеннән паровозга утырып киткәннәр узган гасыр башында мин туып-үсәсе Төмән якларына, шөкер, эзләре югалмаган, юллар өзелмәгән. Менә мин дә кайтып аяк бастым тарихи ватанымның изге җиренә. Бик тә якын булып тоелды миңа бу яклар. Менә автобус эчендә миңа анам сөте белән иңгән моңлы, йомшак татар сөйләме яңгырый, ягымлы, җылы күз карашлары — барысы таныш, барысы кадерле. Миңа, Себердә туып, урыс теле белән бергә себер татарлары диалектындагы сөйләмне күбрәк ишетеп үскән кешегә, юлчыларның автобус тутырып атам-анам телендә гөрләшеп барулары шифалы да, серле дә, сәер дә тоелды. Табигать күренешләре дә башка. Бездә юллар кара урманнар, сазлыклар аша, иркен тигез кырлар буйлап сузыла, ә монда йә үргә менә ул, яисә түбән төшә, урманнар, кырлар, калкулыклар чиратлашып бара, чиксез киң офык ачыла күз алдында. Бабайларның сөйләүләреннән күңелемдә бер хыял булып сакланган шушы күренеш, алтын көз кояшының нурлары эчендә балкып ачылган чиксез киң панорама сокландырды да, моңландырды да мине, хисләрем дулкыны туып үскән Себерем белән тарихи ватаным булган Идел ярлары арасында чайкалды. Уңышы җыелган, сары камыллары кояш нурлары астында алтын келәм булып балкып яткан кырлар буйлап хыялларым алга ыргылды, күңелем таныш булмаган Балтач районына булачак укучыларым янына ашкынды.

...Ни кызганыч, Балтач урта мәктәбендә миңа урын юк булып чыкты. Бер урыс теле укытучысы, гариза бирмичә генә, китәчәген белдереп, вакансия ачтырган, ләкин китми калган, гаризасы булмагач, аны эштән ала алмадылар, мин урынсыз калдым. Балтачның мине урынсыз калдырган мәгариф бүлеге җитәкчесе: «Кичерегез безне, шулай килеп чыкты инде, нишлисең. Борчылмагыз, башка эш урыны табарбыз», — дип мине кире Казанга борылып китүемнән туктатып, кунакханәгә урнаштырган иде. Бер көн үтте, ике көн — мәсьәлә хәл ителми тора. Беркөнне кунакханә бүлмәсенә урта яшьләрдән бераз гына узган, таза бәдәнле, салмак хәрәкәтле бер ир-ат килеп керде.

— Исәнмесез, әйдәгез танышыйк, мин Нәкыйп Шәфигуллин булам, мәктәп директоры, монда рус теле укытучысы бар дип ишеттем, сез буласызмы? Безгә рус теле укытучысы бик кирәк, әйдәгез безгә, — дип, күптәнге таныш кебек бик җылы елмайды абзый керә-керешкә.

— Кайда соң ул сезнең мәктәбегез? — дип сорадым.

— Моннан 7 чакрымда гына, Салавыч дигән бик матур авыл, мәктәп — сигезьеллык.

— Фатир, больница бармы соң сездә, үземнең дә урта мәктәптә эшлисем килә, — дидем.

— Фатирын табарбыз. Больница булмаса, аптекабыз, медпунктыбыз, бик әйбәт фельдшерларыбыз бар, укытучылар коллективы бик яхшы, параллель класслар, мәктәп гөр килеп тора, бер дә күңелсез булмас үзегезгә.

Минем икеләнүләремә җавап итеп:
— Алайса, әйдәгез кунакка гына алып кайтам, барыбер тик утырасыз бит, авылыбызны күреп китәрсез ичмасам. Мотоциклымның бишегенә генә утыртып алып кайтам, ошатмасагыз китереп тә куярмын, — дип елмайды абзый.

Өмет белән караган күзләреннән ихлас күңел җылысы бөркеп торган, тирән борчылуы йөзенә үк бәреп чыккан кешенең өзелепләр чакыруын кире кагу мөмкин түгел иде. Тик утырганчы, бер авылны күреп кайтырмын дип уйлап, ризалаштым.

Ул елларда җиңел машина түгел, мотоцикл да сирәк байлык иде авыл кешесе өчен. Бик тиз килеп җиттек Салавычка. Гаҗәеп матур булып күренде миңа бу авыл, йорт-каралтылары төзек, өй яннарында алмагач бакчалары, алардан эре алсу-кызыл алмалар асылынып тора, авыл яныннан гына Шушма елгасы аып уза, аңа таба авыл аркылы үткән тирән ерганакларның текә ярларына сыенып инешләр ага, елга артыннан тау күтәрелә, елга белән авыл арасында — парк!
Ул паркның тарихы да гыйбрәтле икән. Бөек Ватан сугышының салкын кышларында ирләре яу кырларында сугышкан хатын-кызлар шул урында үскән агачларны утынга кисеп бетергәннәр. Сугыштан исән әйләнеп кайткан Йосыф Галимуллин, колхоз белән җитәкчелек итә башлагач, авыл халкын җыеп алган да: " Рәхмәт сезгә, хатын-кызлар, елга буенда үскән агачларны кисеп ягып булса да балаларыгызны җылыткансыз, саклап калгансыз аларны. Әйдәгез, хәзер ул урынга тагын агачлар утыртыйк, авылга яңадан ямь кайтсын«, — дигән. Хуплап каршы алган авыл халкы аның тәкъдимен, җыелышып чыгып, агачлар утыртканнар. Шулай итеп, төзек аллеялардан торган парк барлыкка килгән Салавычта.

Гаҗәеп сихри дөнья! Табигатьнең бар купшылыгы, бар матурлыгы шул авылда тупланган кебек күренде миңа ул көнне, җитмәсә кояш көлеп карый, бөтен дөньяны ал нурларга төргән, кызгылт-сары яфракларга уралган тупыллар, имәннәр, алмагачлар сәлам бирә, өйләрнең тәрәзәләре дә елмаялар кебек.

Августның соңгы көннәре булганга, укытучылар барысы да мәктәптә иде. Килеп керүебезгә укытучылар урыннарыннан дәррәү күтәрелеп, якын туганнарын көтеп алган кебек, шат гөрләшеп каршы алдылар безне. Иртәгә уку елын башлау бәйрәменә әзерләнәләр иде, барысы да җыелган. Нәкыйп абыйның урынбасары Сания апа да шунда.

— Эш турында соңыннан сөйләшербез, сеңлем. Син ерак юлдан кайткан кеше, безгә кайтып чәй эчеп килик әле башта, карышма, — диде ул.

Юлны аркылы кисеп узган ерганакның текә ярыннан төшеп, инеш аркылы салынган такта басмадан чыгып, урамга керүгә бер йортның капка төбендә ак яулыгын дүрт почмаклап бәйләгән апа каршы алды. Сания апаларда балаларын багып үстерешкән, инде йорт эшләрен үз өстенә алып, шушы йортта яшәүче хатын икән.

— Минҗамал апа, самавырыңны яңарт әле, кунак алып кайттым, — диде Сания апа өенә керә-керешкә.

И-и, ул өйдәге яңа гына мичтән чыккан алма бәлешенең хуш исе! Бөтен җирдә табаларда мичтән яңа чыккан алма бәлеше: кунак өстәлендә, яртылаш күренеп торган аш почмагының ян сәкесендә, урындыкларда...

Без кулларыбызны юып кергәндә өстәлгә алма бәлеше турап өелгән тәлинкә куелган иде инде, тиздән, аскы рәшәткәсеннән кызыл күмерләрен җемелдәтеп, шаулап торган самавыр да менеп кунаклады. Чын мәгънәсендә ашап туя алмадым мин Минҗамал апаның алма бәлешен.

Шундый җылы хисләр, гомердә онытылмаслык алма бәлешләре белән каршы алган Салавычны ташлап уза алмадым, тукталдым шунда.

Гаҗәп, нинди сихри көч, нинди тылсымлы юллар алып килде мине Салавычка дип уйлыйм әле дә. Хәер, тиккә түгелдер, укучыларымны сөеп яратып тәрбияләү ләззәтен җан бәгыренә гомерлекккә сеңдереп калу, тормыш сынауларын кичерә белү тәҗрибәсе белән баету өчен тартып китергәндер мине язмышым.

Күңелемә бик тә якын булып калды Салавыч, балаларын яратып укыттым. Тик ни кызганыч, бер елдан соң инде яратып өлгергән укучыларымны калдырып, барыбер китәргә туры килде миңа аннан.

...Бернигә дә карамый гомер уза. Шул вакыйгалардан соң 60 елга якын вакыт үтеп китте, Сания апа да вафат, бергә эшләгән укытучыларның күпчелеге инде бакыйлыкка күчте. Ә менә Минҗамал апа пешергән алма бәлеше күз алдымнан китми, минем яратып пешерә торган төп ризыгыма әверелде ул. Минем алма бәлешләремне туганнарым да, дусларым да яратып ашыйлар. Шунысы да гаҗәп: мин бит алма бәлешен пешергәндә башка ризыкларга караганда артыграк тырышмыйм. Мич җылысында гына түгел, йөрәк җылымны, якты истәлекләремнең нурларын үзенә сеңдереп пешә ул, шуңа тәмле буладыр алма бәлешем.

* * *

Шул бер көн белән генә чикләнми якты һәм әрнүле истәлекләрем. Инде күптән бакыйлыкка күчкән Сания апаның, Нәкыйп абыйның, бүген гөрләтеп яшәгән, ә теге елларда миңа карата аеруча ягымлы булган Салавычымның да якты истәлекләрен саклый минем алма бәлешләрем.

Истәлек-хатирәләр... Чиксез алар. Мәктәп директоры Нәкыйп Шәфигуллинны сагынам. Талантлы җитәкче, югары кешелеклелек үрнәге иде ул. Беркемгә авыр сүз әйтмәс, тавыш тонын күтәрмәс, сабыр холыклы, тәкъдим ителгән яңалыкны шатланып күтәреп ала белгән, укытучының кечкенә генә уңышын, талант чаткысын күрсә бит алмалары алсуланып киткәнче җанлана, югары рух халәтенә керә, ихлас сөенә белгән җитәкче иде ул. Колхоз рәисе Йосыф абый Галимуллин, колхозның парторгы Габделхак, мәктәпнең элекке директоры, лаеклы ялдагы Хәлил абыйлар белән тыгыз элемтәдә торып эшләде ул. Педсоветларда алар сирәк кенә булмый калалар, ул җыеннарда мәктәп проблемалары, балаларга белем, тәрбия бирү, мәктәп белән ата-аналарның элемтәсенә бәйле мәсьәләләр уртага куеп карала иде. Берәр мәсьәләне хәл итәр алдыннан Нәкыйп абыйның: «Хәлил абый белән дә киңәшербез әле», — дигән сүзләре аңа карата ихтирамны тагын да арттыра гына иде. Ә Хәлил абый мәктәп белән, ялгышмасам, 40 ел җитәкчелек иткән абруйлы шәхес иде. Салисә апа белән безнең сөйләшеп сүзләребез бетми иде: ул 1-4 сыйныфларда укытып чыгарган, 38 баладан торган классны кабул иттем мин, аларның сыйныф җитәкчесе дә булдым (сүз безнең класс турында бара, башлангычта 27 идек, күрше авыллардан өстәлгәч, 38 булдык — Р. Ф). Биологияне укыткан Хәбибрахман зур шагыйрь булып таныла алган булыр иде. Мәгънәле, тасвирлау чараларына бай, матур тел белән язган шигырьләре таң калдыра иде мине. Татар телен һәм әдәбиятын укыткан Әминә апа дәресләренә аның гаҗәеп тел байлыгын тыңларга кереп утыргалый идем, татар теле шулкадәр дә бай тел икән дип, үзем өчен ачыш ясагандай була идем. Йөзләрендә җылы елмаюлары сүнеп тормаган, зыялы кыяфәтле Сәет абый белән Бикә апа, физика, сызым укытучысы Габделхакның «Асыльяр» биюен гармун моңы белән бизәүләре, моңсу йөзле Суфия һәм башка коллегаларым... (Барысы да минем остазларым- Р. Ф.)

Була бит дөньяда шундый үтә күренмәле саф, камил тирән акыллы, күркәм сабыр холыклы, тирә-юнендәге мохитне күңел җылысы, табигый зыялылыгы белән яктыртып торган кешеләр. Сания Кәбир кызы Мозаффарова нәкъ менә шундый шәхес иде. Югары әхлаклылык, кешелеклелек үрнәге иде ул. Кеше хәленә керә, гыйбрәтле, яисә җылы, йә катгый сүзләре белән хәлеңне җиңеләйтә, кирәк булса, нык, кырыс сүзен әйтеп, айнытып та җибәрә белә иде ул. Миңа ул ышанычлы терәк, дус, сердәш тә булды. Сания апасыз Салавыч өстендә кояш та шул көзне балкыган кебек беркайчан да балкымыйдыр кебек тоела хәзер миңа.

Салавыч кешеләре бик тә мәрхәмәтле булды миңа. Бервакыт, кышның салкын бер көнендә кичке мәктәптә дәрес үткәргәннән өйгә кайтып килгәндә капка төбендә туктап, катып калдым: ишегалдына керер юлда зур эт утыра, миңа туп-туры карый, өрми дә. Мин кузгалырга да куркып, озак кына тордым. Кинәт күрше Фәриха апаның тавышын ишеттем:

— Бибинур, нишләп торасың монда катып?!

— Эт! — дип кенә әйтеп өлгердем дә, елап та җибәрдем.

— И-и, җаным! — дип кочаклап алды мине Фәриха апа, этне куып җибәреп, өй эченә алып керде. — Маһирә, Бибинурың эттән куркып тора икән бит...

Икенче көнне мәктәпкә килеп керүемә:

— Нәкыйп абый, мин кичке мәктәпкә йөрүдән туктыйм, кичә мине капка төбендә эт каршы алды, катып бик озак тордым, Фәриха апа кайдандыр кайтып килмәгән булса, төне буе да торган булыр идем, мин бит этләрдән куркам, — дидем.

Нәкыйп абый:

— Шулай була ул егетләргә озаттырмагач, — дип кенә җавап бирде (минем яшьлек дустым һәлак булды, күзем башка егетләрне күрми иде шул).

Икенче көнне мәктәпкә бару юлымда безнең тыкрык почмагындагы бабай каршы алды:

— Бибинур, безнең эт куркыткан икән сине, инде урамга чыгармабыз без аны, курыкма, йөр кичке мәктәбеңә, — диде.

Бактың исә, авыл радиосыннан минем эттән куркуым турында әйтеп, авыл кешеләреннән кичләрен этләрен урамга чыгармауларын үтенгәннәр икән. Этләрдән генә түгел, ата казлардан да курка идем мин. Хәзер ничектер, ул елларда Салавычта каз асрамаган йорт булмагандыр, көтү-көтү булып, урамнарны тутырып йөриләр иде алар. Каз көтүе юлымда күренсә, туктап калам. Ерактан күреп алсалар да, ир-егетләр яныма килеп казлар яныннан үткәреп җибәрәләр иде. Мин гомерем буе рәхмәтле булдым Салавыч халкына.

Салавычтан китеп берникадәр еллар үткәннән соң, мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары, мәктәп директоры, өлкә Укытучылар белемен күтәрү институтының милли эшләр комитеты мөдире булып эшләгән чакларымда еш кына күз алдыма Нәкыйп абый белән Сания апа килеп баса иде, аларның якты образлары җитәкчелек хезмәтемдә миңа үрнәк булып торды. Салавычтан миңа килеп җиткән беренче кайгылы хәбәр дә Нәкыйп абый гаиләсеннән иде. Нәкыйп абый белән Фәридә апаларның кызлары, миндә 7нче сыйныфта укыган сәләтле кызларның берсе, медицина академиясеннән педиатр булып чыгып балалар дәвалаган Фирдия, ике баласын, яраткан ирен калдырып, рак авыруыннан яшьләй вафат булды.

Еллар үтеп, күңел яраларым төзәлгәндәй булгач, Салавычка барып кайтырга булдым. Маһирә апама килеп төшеп, чәй эчкәннән соң:

— Иң беренче Нәкыйп абыйларга барып хәлләрен беләм, кайгыларын уртаклашасым килә, — дидем.

— Нәкыйп абыең юк бит инде, Фәридәсе исән.

Маһирә апаның бу хәбәре өстемә кайнар су койгандай булды.

— Барыбер аларга барам, Фәридә апаның кайгысын уртаклашам, — дидем.

Маһирә апаның килене, үзе дә укытучы Миңлегөл белән киттек. Килеп керүгә Миңлегөл:

— Фәридә апа, кунак алып килдем сиңа, таныйсыңмы? — диде.

Аптырап калды Фәридә апа:

— Юк, танымыйм, кем соң сез?

— Таныгыз, танымасагыз әйтмим, — дигән булдым.

Ул текәлеп карап торды да:

— Газапламагыз инде мине, барыбер таный алмам, — диде.

Мин:

— Фәридә апа, сезнең мәктәптә Бибинур исемле укытучы рус телен укыткан идеме?

— Бибинур! — дип атылып килеп кочаклады сагындырган коллегам. — Бибинур! Бик тә ярата идек бит без сине! — дип елый башлады.

Кочакланган килеш үксеп еладык. Җан тетрәткеч хәл булды бу. Үземне танымаса да, оныткан булса да, үзенең, укытучылар коллективының мине яраткан булуы сакланган икән хәтер төпкелләрендә.

* * *

5 нче сыйныфым! 38 укучы, күпчелеге — шук ир балалар. Дәрес башлангач озак тынычлана алмыйлар, ә мин аларны тынычландырыр өчен тавышымны күтәрә алмыйм, алар мине ишетерлек хәлдә түгел, шулай гөрләшәләр. Кычкырырлык тавышым да юк минем, гомумән, гомерем буе балаларга тавышымны күтәреп авыр сүз әйткәнем, әрләгәнем булмады. Баскан килеш, бер сүз дә әйтми, аларга карап, тынычланганнарын көтеп торам. Беренче көннәрдә 17, 16, 15 минутлап вакыт үтә, минем тыныч торуыма сәерсенеп, тынычлана башлыйлар, әкренләп шып туктыйлар. Шунда гына: «Шулкадәр минут гөрләштегез дәрес вакытын алып, дәресләрдән соң калып шулкадәр минутлык дәрес үткәрербез», — дим. Аптырап калалар. Шулай эшлибез дә, дәресләрдән соң калып, күпме минут гөрләшсәләр, шулкадәр вакыт өстәмә дәрес үткәрдек. Берничә көннән соң тәмам тәртипкә керде сыйныфым.

Бервакыт кыңгырау чыңлаганнан соң коридор буйлап киләм, класс бүлмәсеннән җан авазы да ишетелми, әллә килмәгәннәрме бу балалар дип уйлыйм. Ишекне ачсам: класс тулы укучыларым тын да алмый аягүрә төз басып каршы алдылар мине.

— Ничек шулай мин килгәнче үк тыныч утыра алдыгыз? — дип сорадым.

— Апа, без сезнең аяк тавышларыгызны ерактан ишетәбез. Сез күргәнегез бармы, сезнең туфли үкчәләрегездән коридор идәннәре тишекләр белән тулды, — диде иң шук Рамазан (анысы мин фәкыйрегез булам инде — Р. Фәрзиев). Дәрестән соң коридорга чыккач игътибар итсәм, шаклар каттым, туфлиләремнең биек очлы үкчәләре — «шпилькалар» тишкәләп бетергән икән буялмаган агач идәнне. Ничек үзем күрмәгәнмен шуны, ник миңа Нәкыйп абый яисә Сания апа шелтә белдермәгән шуның өчен?! Мин мәктәпкә килүгә шушы «шпилькалы» туфлиләремне киеп куя идем. Бик уңайлы, җайлы булсалар да, шуннан соң туктадым аларны мәктәптә киюдән.

Биеттем, биюгә өйрәттем мин укучыларымны, көйләрне үзем мандолинада уйнап биеттем. «Бию — ул гүзәл сәнгать, сәнгать белән шөгыльләнгән кеше үзе дә матур, буй-сыны төз, зифа, киеме чиста-пөхтә, чәчләре җыйнак, матур итеп таралган булырга тиеш» дип сөйли идем. Бервакыт Нәкыйп абый мәктәпкә килүемә, сәер елмаеп, миңа «шелтә» белдерде:

— Балаларны бозып бетердең, Бибинур!

— Ничек итеп?!

— Безнең Фәрит көзге яныннан китми хәзер, чәчләрен алай тарап та карый, тегеләй дә, күлмәк өстенә күлмәк алыштыра, боргалана-сыргалана көзге каршында. Ни булды сиңа дип сораган идем: «Без бит биибез, әти, Бибинур апа биюченең бөтен кыяфәте бию кебек матур булырга тиеш, үзе дә, киеме дә, йөреше дә дип әйтте» дип җавап бирде миңа улыбыз, — диде Нәкыйп абый. Истә, барсы да истә...

* * *

Юк, өзелми әле юлларым Салавычка. Бәхетемә, мин яшәгән йортның хуҗасы, без бер гаилә булып яшәгән Маһирә апам исән, аны сагынып кайткалыйм Салавычка. Чибәр, җитез җиңел гәүдәле, үтә сабыр, уңганнарның уңганы, тол калып, ике кечкенә баласын — Габдулла белән Нурулланы йөрәк җылысына төреп тәрбияләп үстергән яшь хатын иде Маһирә апа ул елларда. Бүген олы яшьтә Маһирә апа, ә өе якты һәм чиста. Килене — авылга укытучы булып килеп Нуруллага кияүгә чыккан Миңлегөл дә уңганлык, чисталык, пөхтәлек ягыннан кайнанасына охшаган, педагог буларак та алдынгылардан булып, яраткан эшендә — математика фәнен укыта. Телефоннан сөйләшкән саен килене Миңлегөлгә мең-мең рәхмәтле булуын әйтми калмый: «Кызым булмаса да, киленем Миңлегөл кызым кебек, бик тәрбияли, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын аңа», — дип изге теләкләр тели аңа.

Маһирә апамны, йөргән эзләремне сагынып баргалыйм Салавычка. Һәр барганым саен «кил» дип түгел, «кайт» дип озатып кала ул мине.

Бер кайтырмын әле Салавычыма...

Рамазан ФӘРЗИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салавыч мәктәбе