Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бер яртым нәчәлник, икенче яртым хезмәткәр...” Яки үз-үзеңә эшләү хикмәтләре

Үз-үзеңә эшлисең икән, төгәл дедлайннар (сроклар), планнар куеп һәм хыялланып эшләргә кирәк. Үз-үзеңә таләпчән булып. Бер яртың нәчәлник, икенче яртың хезмәткәр, бер-берсенә хисап тоталар (көлә).

Бүгенге сөйләшүгә ТНВ каналының “Адымнар” тапшыруында “Кадак” сәхифәсен алып баручы, “Матбугат.ру” һәм “Татпресса.ру” сайтлары хуҗасы, медиа буенча эксперт, Казан егете Данил Сәфәровны чакырдык.

–Укучыларны үзең белән якыннанрак таныштыру максатында, биографиядән башлыйсы килә. Ялгышмасам, син Казан егете? Кайда укыдың? Беренче хезмәт хакын кайда алдың һәм нәрсәгә тоттың?

–Әйе, мин Казан егете. 90нчы елларда татар гимназияләре ачыла башлады. 6 сыйныфтан мин дә шуларның берсенә күчтем, Жилплощадка бистәсендә урнашкан 5нче татар гимназиясендә укыдым. Анда тормыш кайнып торды. Беренче хезмәт хакы дигәндә, бер ара сагыз сату модага керде. Миңа Мәскәүдән блоклап алып кайтучы бар иде. Мин аны берәмтекләп саттым. Хәзер көлке, ә ул вакытта нормаль «бизнес» иде ул (көлә).

–Ничә яшеңдә журналист булачагыңны аңладың? Бу яңа юл идеме? Әллә нәселдән килгән эшне дәвам итүме?
–Гаиләбездә иҗат кешеләре юк. Барысы да завод хезмәтчәннәре. Журналист булу теләге мәктәптә барлыкка килде. Телевизордан “Поле Чудес” уены барлыкка килгән чак. Безгә кроссворд төзеп җибәрсәгез, тапшыруга чакырырбыз дип әйтәләр иде. Шуннан кызык өчен кроссвордлар төзи башладым. Мәрхүм әтием ярдәм итте. Әмма “Поле Чудес”ка җибәрмәдек бугай. Аның каравы, мәктәп газетасында чыкты. Балалар язучысы Алмаз Гыймадиев безнең мәктәптә укыта иде. Ул кроссвордларымны “Сабантуй” газетасына тапшырды, шунда басылып чыкты. Аннары укытучыбыз, шагыйрә Галия Гайнетдинова мине “Бәллүр каләм” дигән бәйгегә кулдан җитәкләп диярлек алып килде. Укытучыларыма бик рәхмәтлемен.

– Ничә дипломың бар? Бер журфак кына бетмәгәнсеңдер...

–Журфакны бетергәч, Казан Финанс-Икътисад институтына укырга кердем. «Финанслар һәм кредит» дигән белгечлек буенча икенче дипломым бар.

–Кайларда эшләдең?

–Татарстан ЮХИДИ идарәсенең матбугат үзәгендә, “Барс-Медиа” ширкәтендә эшләргә туры килде. Хәзер инде ун елдан артык шәхси эшмәкәр буларак хезмәт куям.

–“Матбугат.ру” сайтын ачу уе кайчан һәм ничек килде? Аны тормышка ашыру авыр булдымы? Гомумән, ничә кеше башлап җибәрдегез бу эшне?

–Ул вакытта газета сайтлары начар хәлдә иде. Кайберләре бөтенләй юк. Баш мөхәррирләр белән киңәшләштем дә, шундый эшкә тотындым. Техник ягын Денис исемле егет башкарды. Ул чакта мәктәп баласы иде әле ул. “Матбугат.ру” сайты 11 ел эшләп килә.

–Сайт ачу белән генә түгел, аны кызыклы итеп алып барырга да кирәк бит әле. Сәгать саен яңартып торырга кирәк. Ничә кеше башкара бу эшне?

–Даими рәвештә 4-5 кеше эшлибез. Һәм шулай ук дусларыбыз, информаторларыбыз, кирәк чакта таянырдай партнерларыбыз бар. 11 ел эшлибез дидем бит әле. Бу дәвер эчендә башта “Одноклассники” барлыкка килде, аннары “Вконтакте” популярлашты, “Твиттер” шаулап алды, хәзер менә “Инстаграм” популяр, сайтка керүчеләрнең дә зур өлеше кесә телефоныннан гына керә. Ягъни мәгълүмати инструментлар гел алышынып, үзгәреп тора. Кайбер очракта без алар артыннан өлгерәбез, кайвакыт өлгерми дә калабыз (көлә). Әйтик, “Матбугат.ру”ны инстаграмда 67 мең кеше укый. Анда аерым бер тормыш. Кайберләр подписчикларның “Матбугат.ру” дигән сайтка кергәннәре дә юктыр. Шул ук вакытта “Одноклассники”да, “Фейсбук”та безнең бренд бик актив түгел.

–“Матбугат.ру”ның максаты - чит төбәктәге милләттәшләрне татар матбугатында дөнья күргән язмалар белән таныштырып бару” дигәнсең сайт ачылганда. Бүген һәр басманың үз сайты бар. Димәк, хәзер “матбугат.ру”ның максаты үзгәрә?

–Әйе, бу максат хәзер актуаль түгел. Элек тә бик актуаль булмагандыр ул, бәлки. Читтә яшәүче татарлар еш кына зарлана, безгә татарча укыр әйбер юк ди. Рәхим итеп укыгыз: “Татар-информ”, “Азатлык”, “Интертат”, “Акчарлак”, “Татар-тудей”, “Матбугат” һәр басма матбугатның үз сайты бар. Шәп кенә эшләп килүче аккаунтлар, пабликлар, блоглар күп!

–Бүген һәр татар матбугатының үз сайты бар. Тик нигездә аларның барысында да бер үк хәбәр. Кызганычка каршы, күбесе өтерен дә үзгәртеп тормый, күчереп кенә ала. Хәбәр бөтен матбугат дөньясын әйләнеп чыкканчы, чыганак бөтенләй югала. Монда бит журналистиканың кысылышы да юк булып чыга. Нибары “перепечатка”...

–Журналистика бик үзгәрде. Хәзер һәр кеше, һәр оешма – үзе үк массакүләм мәгълүмат чарасы. Традицион матбугат шушы чыганаклардан алынган мәгълүматны аралап утыручы гына. Һәрхәлдә, язмаларның, бәлки, 90 проценты социаль челтәрдән, танылган кешеләр блогларыннан, оешма пресс-службаларыннан, матбугат релизларыннан һ.б. һ.б алынган. “Матбугат.ру”ны еш кына гаеплиләр. Үз язмаларыгыз юк, башкаларныкын кына бастырасыз дип. Ә мин киресенчә уйлыйм. Башка җирдә күргән язманы рерайт ясап, ягъни башка сүзләр белән генә язып үзеңнеке итеп бирү – менә монысы матур түгел. Ә чыганакта ничек бар шулай бирү һәм чыганакны күрсәтү – монысы гадел. Безнең сайтта чыганакларның логотипларына кадәр кычкырып тора. Әйе, бу чыганакка бездән турыдан-туры трафик китермидер, бәлки. Әмма “Матбугат.ру” аша шул газета-журналларның язмалары тарала. Һәм шул рәвешле күпләр безнең белән бик теләп хезмәттәшлек итәләр.

–Иң күп карауларны җинаять белән үлем-китем җыя. Димәк, бер сайт та алардан котыла алмый?

–Онлайн тормыш ул офлайн тормышның көзгезе. Әйтик, урамда берәр йорт янса, бик күп кеше җыела. Ярдәм итәргә түгел, карап торырга. Интернетта да кеше белән шул ук инстинктлар идарә итә. Кешене гаепләргә мөмкин, аудиториягә үпкәләргә. Әмма бу табигый күренеш.

–Ничек уйлыйсың: гәзитләрнең кәгазь вариантта киләчәге бармы?

–Бик үк якты түгелдер. Тиражлар арту булмас. Әмма кәгазьне яратучылар бар әле. Әйтик, “Вечерняя Казань”ның басма варианты чыкмый башлагач, нәүмиз калган кешеләрне беләм. Алар интернетка керми. “Вечерка” урынына нәрсәгә язылыйк инде хәзер дип аптырап йөриләр.

–Бер вакыт син ТНВда да эшләп алдың. Ошамадымы, никтер бик тиз югалдың...

–Мин ТНВда әле дә атна саен “Адымнар” тапшыруында “Кадак” дигән сәхифәне алып барам.

–Бүген синең төп эшең - “Матбугат.ру”? Син үз-үзенә эшләүче иң бәхетле кеше димәк?

–Инде 10 елдан артык үз-үземә эшлим. Миңа ошый. Элек нәчәлник кул астында эшләгәндә дә үз сүземне әйтергә куркып тормый идем. “Ә” дигәнгә “җә” дип торучылардан түгелмен. Хәер, “Барс-Медиа” компаниясен алсак, анда мохит шактый иҗади һәм демократик иде. Анда мин 10 елга якын эшләдем, фирмага бик рәхмәтлемен. Кемдер әйтә мин үз-үземә эшли алмыйм, миңа арттан тибүче кирәк ди. Мин алай түгел. Үз-үзеңә эшлисең икән, төгәл дедлайннар (сроклар), планнар куеп һәм хыялланып эшләргә кирәк. Үз-үзеңә таләпчән булып. Бер яртың нәчәлник, икенче яртың хезмәткәр, бер-берсенә хисап тоталар (көлә). Шулай эшләмәсәң, ялкауланасың. Мин дә гел генә “бишлегә” генә эшләмим үзе. Мине дә еш кына ялкаулык һәм пассивлык баса. Бу бигрәк тә иҗат кешеләренә хас. Илһам юк дибез андый вакытта. Сез эшли торыгыз, без илһам көтәбез әле (көлә).

–Гаиләң турында да әйтеп китсәң иде. Тормыш иптәшең дә журналист шикелле. Ул да сайтка гына эшлиме?

–Быел гаиләбезгә 10 ел. Тормыш иптәшем - Әдилә Сәфәрова. ТНВда иртәге “Манзара” тапшыруын алып бара. “Матбугат.ру”га, башка проектларыма ул катнашмый, парольләрне дә белми (көлә). Аның үз эше җитәрлек. Иҗат ягыннан да, көнкүреш мәшәкатьләре ягыннан да. Бергәләп улыбыз Сабир һәм кызыбыз Нәргизәне тәрбиялибез, Аллага шөкер.

–Иң зур хыялың нинди?

–Аерым зур хыял юк. Бар да тыныч булсын. Сәламәт булыйк. Сугышлар булмасын димме соң.

–Бүгенге яшьләрне ничек сурәтләр идең?

–Яшьләр бик төрле. Кайберләренә берни кирәк түгел, күзләрендә очкын юк. Ә кайберләре киресенчә, ут уйнаталар. Прогрессив яшьләрдән өйрәнер әйбер күп. Һәм мин өйрәнергә тырышам да. Кайберәүләр “әй, нигә миңа ул интернет” ди. Шул ук вакытта инстаграм белән генә дә йөзәр мең сум эшләгән 20 яшьлек кызлар бар. Утырыйкмы инде карт бабайлар сыман яшьләрне тәнкыйтьләп..., дип яза Өмет

 

Фото: Данил Сәфәровның шәхси архивы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данил Сәфәров