Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер җылы сүз җитә...

Фәния Ракиповна ярдәме белән Динәнең көнкүреше үзгәрде

Узган ел мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре ватсапта үз төркемнәрен булдырып, балаларының мәнфәгатьләрен яклау буенча эш башлап җибәргәннәр иде. Шул 1 ел эчендә без — мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре күбебез бердәмләшеп, дуслашып бетергә өлгердек. Ә балалар бер-берсе белән дуслаштылар.
Шулай ук район социаль яклау бүлеге һәм «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан төрле конкурслар, мастер-класслар, бәйрәмнәр шушы 1 ел эчендә активлаштырылды һәм дә безнең балалар өчен бассейнда бушлай йөрү сәгатьләре бирелде! Безнең балаларны кайгыртып, үз көчләрен керткән һәр кешегә бу изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын!
«Хыял»да Фәния Ракиповна социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән бисер буенча мастер-класс алып барганда Динәнең бисерлар белән кул эшләрен эшләргә яратканын күзәткән һәм психологлар аша Динәгә бу кул эшләрен дәвам итәргә кирәклеген һәм үзенең ярдәм итәргә теләвен белдерде.
Шул көннән башлап кызыбыз Динә Фәния Ракиповна белән бисерлар белән төрле балдаклар, браслетлар, брелоклар ясарга өйрәнә башлады! Аның шикелле җылы сүзле, көйле, сабыр кешеләр әздер. Ул моның белән генә чикләнмәде, Динәгә иптәшләр табып бирергә булышты, ул балалар төрлесе төрле яшьтәгеләр. Әлеге балалар көн саен Динәгә иртән хәлләрең ничек, дип шалтыраталар, аның белән гел элемтәдә торалар. Динә дуслары белән сөйләшүгә үзгәреп, кәефләре күтәрелеп китә. 21 март көнне Динәнең туган көнен уздырдык, барлык дуслары аны чәчәк бәйләмнәре белән килеп котладылыр. Бу барысыда Фәния Ракиповнаның тырышлыгы.
Инде алдагы көннәребездә дә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга шундый матур очрашулар булып торсын, балаларыбызны куандырып торсыннар, дигән өметтә һәм теләктә калабыз.

Альбина Сибгатуллина,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Динә