Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бердәм максат булырга тиеш»

Прокуратура органнары хезмәткәрләре 12 гыйнварда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, 2022 елның июнь аенда район прокуроры итеп билгеләнгән Илдар Гайнуллин белән бу хезмәтнең җаваплылыгы, четереклелеге, аның нәтиҗәлелеге турында сөйләштек.

– Илдар Гомәрович, иң элек Сезне, Сез җитәкләгән коллективны һөнәри бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез, четерекле, авыр хезмәтегездә уңышлар, һәркемгә сәламәтлек телибез!

Сез районыбызда чагыштырмача яңа җитәкче, газета укучыларыбызга соңрак булса да үзегез, гаиләгез турында бераз мәгълүмат бирсәгез иде...

– Котлавыгыз, теләкләрегез өчен рәхмәт! Балтач районына прокурор итеп билгеләнгәнгә дә ярты ел узып киткән, бу вакыт аралыгында элекеге эш урыным – Тәтеш районындагы эшләремне тапшыруны да, яңа эш урынына ияләшүне дә бергә алып барырга туры килде. Менә инде ныклап вазифамны үтәргә керештем, дип әйтергә була. Үзем, 1964 елда Буа районы Әхмәт авылында дүрт балалы гаиләдә икенче бала булып тудым. Әти, шофер, механик булып эшләде, әнием – укытучы, гомер буе туган авылыбызда башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирде. Бүгенге көндә барыбыз да исән-сау, әти-әни лаеклы ялда. Үзем гаилә кордым, тормыш иптәшем белән ике егет тәрбияләдек, олысы гаиләле, бер оныгым бар. Тормыш иптәшем Лилия Буа районы мәгариф идарәсендә эшли.

– Сез безнең районга килгәнче Тәтеш районы прокуратурасын җитәкләдегез, ике район арасында аермалык зурмы? Гомумән, Балтач районына билгеләнү турында хәбәр алгач, нинди хисләр кичердегез һәм Сезнең өметләр акландымы?

– Прокуратура өлкәсендә хезмәт юлым Кайбыч районында башланды, соңрак Буа районында эшләдем, соңгы 10 елда Тәтеш районы прокуроры вазифасын башкардым. Балтач районы турында электән хәбәрдар, чөнки Буа райоынында Балтачтан килеп эшләгән җитәкчеләрне яхшы хәтерлиләр. Сездә район прокуроры булып эшләгән Зефер Абитов белән дә аралашабыз, ул инде район турында тулы мәгълүмат бирде, дисәм дә, ялгыш булмас. Районнар арасында аерма бар, бу очракта кайсы яхшы, кайсы начаррак дигән фикерләү бик үк урынлы булмас. Тәтеш районы зур су янына урнашкан, шунлыктан ул халкының тормышына турыдан-туры йогынты ясый, дип әйтергә нигез бар. Соңгы елларда районда туризм юнәлеше сизелерлек алга китте, зур булмаса да, тирән тарихлы Тәтеш шәһәре белән кызыксыну арта. Авыл хуҗалыгында соңгы елларда булган зур үзгәрешләр районның икътисадын ныгытты. Ә Балтачка килгәндә, мондагы авыл хуҗалыгының үсешен, халыкның эш сөючән, тормыш дәрәҗәсенең югары булуын республикада күп районнарга өлге итеп куярга була. Авыл кешесенең хезмәт урыны, хезмәткә түләүнең вакытында булуы җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итә, төрле хокук бозулар да чагыштырмача аз. Шулай ук районда җитәкчелекнең бердәм булуы, куелган бурычларны бергәләшеп кулга-кул тотынып хәл итүләре күзгә ташлана. Законнарның төгәл үтәлеше, дәүләт органнары, оешма-предприятиеләр тарафыннан кеше хокукларын саклау буенча куелган таләпләрнең тиешенчә башкарылуын тәэмин итү бердәм максат булырга тиеш.

– Район прокуратурасы коллективы зур түгел, ә шулай да сез башкарган хезмәт район тормышының төрле өлкәләренә кагыла. Шулар турында кыскача әйтеп китсәгез ...

– Әйе, безнең хезмәткәрләр саны зур түгел. Урынбасарым  Динар Низамов, аның белән без 2014 елдан биш ел дәвамында Тәтеш районында кулга-кул тотынып эшләдек. Прокуратурада озак еллар эшләүче прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, өлкән белгеч Флеза Закирова, җәмәгать ярдәмчесе Лилия Вафина, машина йөртүче Ранил Зәһретдинов белән уртак тел табып, матур итеп эшлибез.

2022 елда район прокуратурасы тарафыннан закон таләпләрен үтәмәүнең 506 очрагы ачыкланып, 178 протест белдерелде, 183 закончалыкны торгызу буенча представление җиткерелде, судка 45 дәгъва кертелде, 6 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Прокуратурага язма рәвештә 170 гариза керде, аларның 125е шушында ук чишелеш тапкан, калган гаризалар тиешле оешмаларга юлланып, аларның үтәлеше контрольгә алынды. 198 кеше шәхси кабул ителде, аларның мөрәҗәгатьләре закон кысаларында каралып, тиешенчә хәбәр ителде.

Форсаттан файдаланып, район халкын соңгы арада киң таралган «Авито» сату-алу челтәренә куелган белдерү буенча сатып алучыларның арзангарак товар алам, дип мошенникларга акча күчерү аркасында, яисә товарны сатканда акча күчерер өчен банк картасының номерларын хәбәр итеп, булган акчаларыннан колак кагу очракларының еш булуына игътибарны юнәлтәсе килә. Шулай ук балигъ булмаган балаларның хокукларын саклау эшенең гаилә, мәктәп, дәүләт һәм хокук сак-лау органнарының, гомумән, җәмгыять эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе икәнен истән чыгармаска иде.

– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан коллективка, сезнең белән кулга кул тотынып хезмәт куючы хокук саклау органнарында хезмәт итүчеләргә, сездә эшләп чыккан ветераннарга әйтер теләкләрегез?

– Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үткәндә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен эчке эшләр бүлеге, җинаять-башкару системасы хезмәткәрләренә, судьялар корпусы белән хезмәттәшлек турында да яхшы фикерләр генә әйтәсе килә. Һөнәри бәйрәмебез белән хезмәттәшләремне һәм ветераннарыбызны чын күңелдән котлыйм. Авырмасыннар, халык мәнфәгатьләрен яклап,барчабызга бергә шулай матур итеп эшләргә язсын. Безгә – прокуратурага килгән кешене игътибар белән тыңлаячакбыз һәм кулдан килгәнчә, закон кысаларында, тиешенчә ярдәм итәчәкбез.

Р.S. Район прокуроры Илдар Гайнуллин белән аралашканда, прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме турында сүз чыккач, ул, безнең 301 еллык тарихыбыз бар, дип әйтәбез, ә бит Россиядә массакүләм мәгълүмат чараларының, журналистларның бәйрәме тагын да олырак, 13 гыйнвар көнне сезнең бәйрәмгә 320 ел була, дип, үз чиратында безне тәбрикләде. Котлауларны кабул итеп, рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач прокуратура