Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәмлекнең, бергәлекнең көче-куәте (+фото)

Социаль яклау бүлеге һәм «Наз» үзәгенең эшчәнлеге киңкырлы һәм аның бер тармагы булып мөмкинлекләре чикле райондашлар белән эшләү тора

Бу өлкәдә балалар белән аерым бүлек шөгыльләнә. Зурлар белән аерым эшлиләр. Балалар белән эшләү бүлегенең җитәкчесе – Энҗе Корбанова, аның кул астында эшләүчеләр җаваплылыгында – инвалид булган балаларны исәпкә алып, аларны социальләштерү максатыннан әйләнә-тирәлеккә якынайту, кеше арасына алып чыгу, сәләтләрен үстерергә ярдәм итү, кайгыртып тору.

 – Безнең бүлек карамагында бүгенге көндә 158 инвалид бала санала. Без аларның өйләренә килеп, әти-әниләренә аңлату эшләре алып барабыз, баланы төрле яклап шөгыльләндерәбез, уйнатабыз. Моның өчен мөмкинлекләребез җитәрлек, Татарстан, Федераль проектларда катнашып, грант отып, курчак театры кебек уйнар өчен курчаклар сатып алалдык, балаларның күңелләрен күрү өчен төрле әкият геройлары киемнәре булдырдык. Балалар бик шат, безнең килгәнне көтеп алалар, әти-әниләре дә рәхмәтле, – дип сөйли бүлек җитәкчесе Энҗе Корбанова.

Һөнәр үзләштерү юнәлешендә дә актив эш алып баралар. Грант акчаларына тегү машинасы, чәч кисү, бакчачы кирәк-яраклары  алганнар. Шөгыль көннәрен егетләр-кызлар зарыгып көтеп ала, чәч кисәргә өйрәтергә күп вакыт чәчтарашханәче Эльвира Әхмадуллина килә, кайвакыт күпбалалы гаиләләрнең әниләре дә әлеге мастер-класста катнашып, чәч кисү серләренә төшенәләр.

– Кыз балалар күп булгач, чәчләре күзләренә төшмәсен дип, тиз-тиз генә кисеп алырга туры килә. Күпвакыт тигезле-тигезсез килеп чыга. Интернетта эзләнеп утырырырга вакыт юк, ничек кенә тигез кисәргә өйрәнергә инде дип йөргәндә, социаль яклау бүлегендә эшләүче кызлар мастер-класска чакырдылар. Шунда өйрәнеп кайттым. Хәзер куана-куана кызларымның чәчләрен җиренә җиткереп матурлыйм, – дип  сөйли күпбалалы әни (исемен күрсәтмәвен үтенде З.Ш.).

Биредә эшләүчеләр егетләрнең-кызларның, хәтта олы яшьтә-геләрнең дә социаль яклау бүлегенә килеп, бакчачылык белән шөгыльләнүләренә соклануларын белдерде. Туфракка орлык чәчеп, шул орлыкның тишелеп чыкканын көтүләре, сулар сибеп, бер-берсенеке белән ярыша -ярыша үстерүләре үзе бер күңелле күренеш икән. Һәр җомга менталь юнәлештә шөгыльләндерергә тырышалар, ә монысын бигрәкләр дә сагынып көтәләр. Кул эшләре белән шөгыльләнү аларны һич ялыктырмый, чөнки инде күбесе бәйли-чигә, рәсем ясый белә, картиналарны төрле ысул белән дә ясап бирергә мөмкин алар, моны күргәзмәләрдә күреп еш инанабыз.

Инде балалык чорыннан чыккан, физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрне “Фикердәш” клубы җыя. Унсигез ел яшәп килүче әлеге клуб эшчәнлеге сокланырлык. Биредә егетләр-кызлар җыелып фикерләшеп, иҗатлары белән уртаклашалар, киңәш-табыш итәләр, спорт уеннары оештыралар, сәнгать бәйгеләре уздыралар. Спорт уеннары дигәннән, безнең иптәшләр район, республика ярышларын узып, халыкара, дөньякүләм ярышларда катнашып, уңышлар яулый, Чулпан Габделганиева, Фәнис Сөйләйманов, Лилия Мөбарәкҗанова шашка, бочча, кул көрәше ярышларында чемпион булган кешеләр. Районга алып кайткан даннары өчен зур рәхмәт аларга. «Фикердәш»ләр клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева ел да «Дуслар җыелган җирдә» дигән концерт оештыра иде, соңгы вакытта пандемия сәбәпле әлеге мәдәният чарасы туктатылды. Ел да төрле җирлектә узган, физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрнең һәм аларны зурлап килгән танылган артистларның чыгышларын карарга зал тулы сау-сәламәт тамашачы җыела, кайда гына узмасын, бу һәрчак шулай, Чулпан Габделганиева оештырган, җиренә җиткерелгән, мәгънәле, зәвыкле концерттан алган тәэсирләр күңелләрдән китми саклана. Менә шул клубта унсигез ел эчендә унике пар гаилә корды һәм бүгенге көндә дә бер-берсен аңлап, матур гына гомер итәләр, балалар үстерәләр. Җитәкчеләре Чулпан Габделганиева аларга үгет-нәсыйхәт бирү, тәрбияви юнәлештә киңәшләшү өчен менә дигән кеше. Үзе дә мең дә бер төрле һөнәр иясе булган Чулпанның мондый осталыгына кул куярлык.

– Кавышуга килгәндә, клубка йөрүче яшьләр тора-бара бер-берсенә гашыйк була, ярыймы бергә йөрсәң дип тә сорый башладылар. Шулай матур гаиләләр дә туа башлады. «Фикердәш»ләремне мин еш җыярга тырышам, чәй табыны янында утырабыз, төрле уеннар уйнатам. Алар клубның эшләп торуына бик рәхмәтле, кайчан бәхетле була алган булыр идек, дискотекаларга чыга алмыйбыз, монда ичмасам биибез дә, җырлыйбыз да, диләр. Әнә шунда җыелышкач гаилә темасына да сөйләшүләр күп була. Без сабыр итеп яшәүчеләр, шуңа да үзегез кебек язмышлы кешеләр, сабыр итеп яшәүчеләр белән гаилә корырга тырышыгыз, икегездә бер уй-нияттә булып, сабыр итеп яшәрсез, дим. Ә инде сау-сәламәт кеше белән кавышырга җыенсалар, көне буе ятып та аласы килә, бер пешергән ашауны ике көн дә ашыйсы була, чөнки пешерерлек хәл булмый, барысын да уртага салып сөйләшкәндә  шул хакта сөйләшегез дип әйтәм. Бар яктан да матур булыгыз, матур итеп йөрегез, дип киңәш бирә килдем. Хәтта әти-әниләр дә, ярый әле баламны дөньяга чыгардыгыз, менә хәзер парлы да булды, дип куанып әйтәләр.

Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе булып Рамазан Фәрзиев тора, үзе дә иҗат кешесе, кул остасы, шуңа да Рамазан абыйга язмыш тарафыннан кыерсытылган егетләр-кызлар белән аралашу, эш итү күпкә җиңел бирелә. Ранил Гыйльванов җитәкчелегендәге Сукырлар җәмгыяте дә үз эшен матур гына алып бара.

– Физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр белән бер без генә шөгыльләнмибез, – ди бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. –  Районның мәгариф, мәдәният, спорт һәм башка тармаклары бу өлкәдә актив эшли. Әлеге категория кешеләр белән билгеле бер шартларда эшләү сорала, чөнки аларның күңелләре болай да китек, хис-кичерешләре югары, аларга бар яктан да якын килеп эш иткәндә генә нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү мөмкин. Кайвакыт авыру сәбәпле, бернинди дә эшкә яраксыз иптәшләргә дә инвалидлык таныклыгы алу артыннан йөрергә туры килә. Чөнки авыру кеше әти-әнисе белән яшәгәндә юклык-мохтаҗлык күрми, ә менә якыннары үлгәч дөм ялгыз кала, ашатучысы да, эчертүчесе дә булмый. Инвалидлык артыннан йөрү җиңелләрдән түгел, социаль хезмәткәргә авыруны хастаханәләргә, табибка даими йөртү сорала, сабырлык-түземлек, аң-белем, грамоталылык бик кирәк бу очракта. Бер вакыйганы гына әйтеп үтәсе килә, шулай бер мохтаҗ райондашыбызга табиблар инвалидлык бирделәр, һәрвакыттагыча тикшеренү узулар, документ эшләре озакка сузылды, тик, пенсиясен алырга өлгермәде, инвалидыбыз үлеп китте. Аның тәүге пенсиясе җирләү эшләрен башкарырга, рухына багышлап корьән укытуга гына калды. Менә шулай да була, шуңа күрә тумыштан авыру иптәшләрне гел барлап торсак иде.

Районда инвалидлар тормышына битараф булмаган, аларның күңелләрен бер карашта ук аңлаучы иганәче җитәкчеләр, шөкер, бар. «Радик» кибетләр челтәре хуҗалары Асия һәм Радик Закировлар бер елны да калдырмыйча, үз инициативалары белән «Чын күңелдән» дигән зур чара уздырып, физик мөмкинлекләре чикле балаларның күңелләрен күрә: сумка-сумка күчтәнәчләр өләшә, зур-зур бүләкләр бирә, чәй эчертә, туңдырма белән сыйлый. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре район җирлегендәге кайсы гына җитәкчегә мөрәҗәгать белән чыкмасын, ярдәм итәргә дигәндә берсе дә каршы килми, моның өчен социаль хезмәткәрләр булышучыларга һәм дә район җитәкчелегенә бик рәхмәтле.

Районда «Уңайлы мохит» программасы кысаларында да җәмәгать урыннарында, сәүдә, туклану нокталарында  уңайлылыклар тудырылган.

Фотолар: Наз архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Наз» үзәге «Уңайлы мохит» программасы