Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беркемнең дә туып-үскән нигезенә мондый язмыш теләмәс идем мин

Ялгыз наратны кисәргә ярамый, рәнҗеше төшә аның!

Туган авылым Таузарга барган саен, безгә терәлеп үк торган сул як күршеләребез Хидиятулла абзый белән Зәйтүнә апалар гомер иткән йортны күреп йөрәгем әрнеп, җаным елап кайта.

Бу йортта җиде бала тәгәрәшеп үскәннәр. Өлкәннәре инде ( Фирая апа, Әминә апа, Гаптерәүф абый, Мәдинә апа) мин үземне белә башлаганда кайсы кая таралышкан иде. Авылда аларныкы шикелле кызылга буяган калай түбәле өйләр ул заманда бер-ике бөртек кенә булса, боларның бөтен каралты-курасы да өйләре төсле калай түбәле булып, бу нигездә аягына нык басып торучы таза тормышлы кешеләр яшәгәне әллә каян күренеп тора иде. Аларнын өлкән уллары Гаптерәүф абый себердә эшләп, «Шул бик тырыша, шул ярдәм итә әти-әниләренә», дип сөйләшәләр иде өлкәннәр.

Олы гәүдәле Хидиятулла абзыйның бер як жилкәсе бераз асылынып торыр (сугыш ветераны), үзе гомер буе колхозда атлар караган. Карчыгы Зәйтүнә апа исә колхозда иң данлыклы урак уручы булган. Аның турында «җенле Зәйтүнә» дип, көненә ике кеше эшләгән кадәр эшне ул бер үзе башкарды дип сөйлиләр иде. Гомер буе авыр хезмәттә булгангамы ул һаман көянтә шикелле бөкерәеп йөрер иде бахыркай. Көннең кайсы вакытында керсәң дә аларның ишекләре шар ачык, ә бакча ягыннан безнең ике арада, гомумән, киртә, читән ише әйбер булмады. Зәйтүнә апайнын өстәлендә өелеп кызарып пешкән мич коймагы булыр, олы казанында ашы кайнап торыр, үзе бармак очы белән генә чеметеп, «Мә, кызым, ашап кара әле», дип мина ике коймак тоттырыр иде. 

Иде дә иде дип язам, чөнки заманында гөрләп торган йорт-җир бүген моңсуланып, ярым җимерек хәлдә утыра. Хидиятулла абзыйның үзе шикелле көчле куәтле ир-егетләре инде барысыда бакыйлыкта, ә кыз балаларының үз тормышлары.

Бер гасырга якын гомер яшәгән әти карт бер сөйләшкәндә әйтә куйды: Хидиятулла бик зур хата эшләде ул, кызым, лапас төзегәндә, Дусай елгасы өстендәге басу уртасыннан ялгыз наратны кисеп алып кайтып төзелеш эшләре өчен тотты. 

Ялгыз наратны кисәргә ярамый, рәнҗеше төшә аның! Бу сүзләрдә никадәр хаклык бардыр, мин ул кадәрен әйтә алмыйм, кайдадыр балалары, оныклары яшәп яткан мәлдә пыялалары коелган тәрәзәләр зарыгып хуҗаларын көтә. Беркемнең дә туып-үскән нигезенә мондый язмыш теләмәс идем мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев