Ул газаплы елларны уйласа, бүген түгәрәк сакаллы күркәм мәчет карты булган Хөсәен абыйның тәннәре чымырдап китә. Өч яшьтән атасыз калып, күпме михнәт күргәне, авыр чирдән интеккән әнисенең өметсезлектән саргайган боек йөзе искә төшереп якты гомернең бернигә биргесез иң кадерле Ходай бүләге икәнлеген күптән төшенде инде ул.
Газаплы аяусыз елларда ачка үлмәс өчен җиде яшеннән капчык асып хәер өстәргә чыгып китә ул. Яшь каплаган күзләре белән мөлдерәп карап баскыч төбендә торган ябык, кечкенә малайны жәлләп, кайсы берәр бәрәңге, кайсы бер сынык булса да ипи тоттыра. Ямаулы капчыгында әзрәк мая туплангач, ул башка авылдан басу буйлап чабып, кыз туганнарын сөендерергә ашыга.
Әнә шулай дөм ятимлек хәсрәте иңгән йортның төп кайгыртучысына әверелгән малайны көтүче Вәлиулла абзый күреп ала. Әйдә, йөрмә әле, шулкадәр тилмереп, миңа булышсаң, көзгә берәр капчык булса да, бодай эләгер дип, җитез малайны үз карамагына ала. Аннары, әзрәк исәйгәч, Хөсәен колхозда ат җигеп эшли башлый.
Шул чордагы бер гыйбрәтле вакыйга аның хәтеренә уелып кала. Кара көз җитүгә карамастан, бәләкәй өйне җылытырга да бер пүлән утын булмаганлыктан, ул тәвәккәлләп, талтирәклектән беләк юанлыгы корый башлаган агачларны тамыры-ние белән йолкып, арбасына тутыра да, хуҗалыгына кайтарып аудара. Иртән иртүк ул чакта авыл белән җитәкчелек иткән ике абзый милиционер ияртеп килеп, башта йөген кире төятеп колхоз дворына бушаттыралар, аннары үзен тоткын итеп ябып куялар.
Арада берәрсенең, олыларча бөтен җаваплылыкны үз җилкәсенә алып, тормыш итәргә азапланган бу яшүсмергә карата миһербанлык хисе уянганмы, яки башка сәбәпме, ярый әле суд каршына бастырып хөкем итмиләр, тагын да тырышып эшләргә наказ биреп, иреккә чыгаралар.
Сугыш башлангач, тылда Хөсәен кебек яшүсмерләр, хатын-кызлар үзләрен аямыйча фронтка ярдәм итү өчен сука өстерәп басуга чыга. Беләге ныгыган, үзенә ышанычы арткан Хөсәен дә, шулар арасында булла. 1943нче елның җәй һәм көз айларында Горький тимер юлын торгызуда катнаша. Аннары әзрәк кулга акча кермәсме дип, заготскот системасында эшли башлый. Алар йөзәрләгән терлекне юлда ашатып һәм чирләтмичә Шәмәрдәнгә яисә Казанга илтеп тапшыралар.
Бик авыр тынгысыз вазыйфа булса да, Хөсәен түзә. Аннары мехчы артеленә урнаша. Баштарак гади эшче булып йөргән егетнең үткен, тере һәм тәвәккәл булуын абайлап, аңа җаваплы вазыйфа тапшыралар - артель өчен чимал эзләп алып кайту, ягъни мәсәлән, тәэминатчы булу аның гомерлек шөгыленә әверелә.
- Райондагы бөтен артельләр промкомбинат системасына берләшкәч, миңа бик данлыклы белемле җитәкче Абдул Закирович белән озак еллар эшләргә туры килде. Шәп тукыма, мех чималы эзләп, Союзның мин булмаган берәр почмагы калды микән. Ул чакта промкомбинатта тегелгән яхшы бүрекләр, районның байтак проблемаларын хәл итәргә булышты, - ди ул якты хатирәләрне барлап.
Халыкта «йөргән таш шомара» дигән мәкаль Хөсәен Камалетдинов шәхесенә бәйле рәвештә йөз процент раслана. Ике класс кына белеме булса да, ул табигый зиһене, кешеләр белән тиз уртак тел таба белүе, үз эшен яратуы, төгәллеге һәм җаваплылык хисе зур булуы нәтиҗәсендә чын профессионалга әверелә. Озак еллар районны игелекләндергән мех фабрикасының төп корпусларын төзүдә дә аның зур өлеше керә, ул чакта бик дефицит булган цемент һәм кирпеч юнәткәндә төн йокылары кача.
- Ә бит бүгенге матур Каракүл ял базасын да алтмышынчы еллар башында без торгыздык. Территорияне әйләндереп алу өчен ул чактагы гаҗәп дефицит тимер сеткалар, баганалар юллап кайтарттым, күлгә күп үрчемле балык табып җибәрдем, шундагы чишмәне казыттым. Ул шифалы чишмәнең суы элегрәк бөркелеп ага иде, - дип горурланып сөйли ул.
Хөсәен абый, 85 яшьтән узса да, гел хәрәкәттә, бакчада яшелчә, чәчәкләр үстерә, каралтысын матур һәм төзек тота, кибеттән әйбәт товарлар сайлап алып, тормыш иптәше Венераны сөендерә. Иртәрәк гүр иясе булган карчыгы белән үстергән балалары исә, гел төп йортка килеп хәл белешеп торалар, аларга әтиләре әле дә зур киңәшче һәм терәк. Гомерендә күп «лаеш шулпасы» эчкән, үҗәт һәм тынгысыз холыклы, көр күңелле Хөсәен абыйның тормыштан бик канәгать булып яшәве һич гаҗәп түгел.
Фото: http://www.ugra-start.ru/ugra/yanvar-2015/2156
Нет комментариев