«Бетми торган нинди эш бу?!»
Авыл кешесенең иртә яздан караңгы көзгә кадәр иң яратып кабатлый торган сүзе бу. Юктан гына әйтелгән сүз дә түгел.
Чыны шулай. Кичтән инде бөтен эшне бетереп, тынычлап йокларга яткан кебек буласың, ә иртән күзеңне тырнап ачып, ишегалдына чыгуга, бөтенесен кабаттан, өр-яңадан башларга кирәк. Һәм көн саен! Әле бит көндәлек эшли торган, үз чираты белән тезелеп торган тавык та чүпләп бетермәслек бу эшләргә сезонлылары өстәлә.
Дөрес, кайбер чорда бераз гына тын тартырлык вакыт та була. Анысы бик кыска, кайчакта сизелми дә үтеп китә. Әмма эш бер өстәлә башласа, кылны кырыкка ярсаң да җитешә торган түгел – шулай өелә. Иң кызыгы да шунда: мондый эшләр этап-этап булып, җәй буе кабатлана. Әйтик, башта бакча эшләре бер-бер артлы тезелә. Бу турыда сүз чыкса, шәһәрдәгеләр: “Әй, бездә дә шул эш инде ул”, – дигән була. Дачада кояшта кызынып, су коенып, ашап-эчеп, ял итә-итә эшләнә торган биш сутыйлы бакча белән, эш арасында тәртипләнә торган 15-20 сутыйлы бәрәңге бакчасы, яшелчә (авылларда хәзер аларын да шактый зуртайттылар) бакчасы булган, ихата тутырып мал-туар, кош-корт асраган сала кешесенең эш-мәшәкатьләрен берничек тә янәшә куя торган, чагыштыра да торган түгел шул. Хәтта район үзәгендәгеләр белән дә авыл тормышы шактый аерыла. Берчакны шушындый эш өстендә уен-көлкеле бер авылдашым: “Их, шәһәрдә яшәп, авылга кайтып-килеп йөрсәң иде ул!” – дигән иде. Янәсе, саф һавасын, сөтен-каймагын сагынганда кайтып килер урының булса диюе инде. Хәер, авылның һавасы да, суы да, башкасы да шәһәрнекенә тиңләшә бара.
Кабатлана торган әлеге этаплар шулкадәр күп, әле еш кына алар бер-берсенә тоташып диярлек китә. Әйтик менә фәләнчә кат чүп утау – бөтен бакчаларны йөреп чыкканчы алдагы өлештә кабат үсәргә өлгерә чүп мәлгунь. Бу бакчадан соңгы яшелчәне-чәчәкне җыеп алганчы дәвам итә торган гамәл. Аның арасына җиләк-җимеш җыю, кайнату, тозлау ише вак-төякләр кысыла. Әле менә бер-бер артлы карлыганы, чиясе, җиләге, кыяры өлгергән чорда – кая карарга белә торган түгел иде. Аларның бөтенесен җыярга, эшкәртергә кирәк. Ул арада бәрәңгене икенче кат агулар (колорадо коңгызына каршы сипмим дисәң дә, фитофторага каршы кимендә ике эшкәртергә кирәк) вакыт җиткән, аңа кадәр ничек тә чүбен бер кат йөреп чыгарга өлгерәсе, ул арада икенче кат печәнне җыйнап алырга кирәк. Җиләк-җимеш бакчасына ничә керсәң, ничә утасаң да чүпнең бетәсе юк. Аяк астын тутырып яткан коелган алмалар да жәл... аларны эшкәртергә, урнаштырырга, һич югы малларга турап бирергә кирәк. Аптырагач килгән-киткән һәр кешегә тәкъдим итеп карыйсың...
Малыңа көндәлек ашатырга яшел печәнен дә табып-чабып алып кайтасы, кош-кортка ашлык-бәрәңгесен дә пешергә кирәк. Һай, кайчакта ул кирәкләр шулкадәр күбәя, кайчакта хәтта кайсыннан башларга да белми торасың. Гәрчә, һәр эшнең һәр гаиләдә көйләнелгән, күнегелгән үз сәгате булса да. Өендә бөтенесен тәртипләп эшләп бара торган әби-бабайлары булганнарга күпкә җиңел. Аларда һәр эш үз тәртибе, чираты белән эшләнә. Ә барысына берүзе булганнар (аларга да шул барлык эшләрне эшлисе!) шактый җәфалана. Үз хуҗалыгы белән яшәүчеләргә олысына да, кечесенә дә эш җитәрлек шул. Теге этаплар тыгызланып ешаеп киткәндә телевизор да, ил-көн яңалыклары да онытылырга мөмкин хәтта. Эшен бетерүгә, “ястык” ягын гына күзли башлаучылар да байтак. Менә шуңа күрә дә, җәйге озын көннәрдә эш белән алҗыган авыл кешесенең битарафлыгына аптырарга кирәкмидер дә.
– Элек суын да чишмәдән алып кайттык, яшелчәгә сибәргә, мал-туарга дигәнен Шушмадан ташыдык, кышка малларга печән хәзерләдек, керен дә кул белән юдык, сепаратын да кул белән аерттык, гектары белән чөгендер чүбе дә утадык, өйдәгесенә дә өлгердек... хәзер бернәрсәгә җитешеп булмый – өлкәнрәкләр бу кадәресен “дәрт бар, дәрман юк” дип, эшкә сәләтләре кимү белән аңлатса, яшьрәкләр исә: “Күпме эшләсәң дә бетми, бернәрсәгә җитешеп булмый”ны нигә юрарга да белми. Әмма факт: бүген авылларда көндез яки кичен капка төпләренә чыгып утыручыларны күрү гайре табигый хәл.
Иң кызыгы да шунда: эшләрне никадәр күбрәк механикалаштырабыз, ягъни җиңеләйтергә тырышабыз – шулкадәр күбрәк... җитешмибез. Әниләр чоры белән чагыштырсаң, бүген эштән соң, рәис күрмәсә ярар иде дип, кача-поса басу читләрен чабарга барасы да яки печән эзлисе юк (бәрәңге бакчаларына чәчкәнен дә тракторга эшләтергә тырышабыз), су краннан ага, керне машина юа... эш тә калмый кебек... Әмма ул шулкадәр күп. Бер-беребезнең хәлен белергә дә вакыт юк. Мәҗбүрият булганда гына барабыз-киләбез. Калган чакта телефонны гына эшкә җигәбез.
Дөрес, көтү каршына чыксаң, әле сөйләшә китеп, сүз иярә сүз чыгып авыл, дөнья хәлләрен дә белә аласың. Ә болай... Әнә бер көнне авылдашыбыз Ришат өйләнгән. Бу хәбәрне күбебез... инстаграмнан белгән! Урамга чыксам, күрше Фәйрүзә: “Гөлсинә апа, хәзер туй машиналары кайта, әйдә карап калабыз. Ярый әле инстаграм бар, кызым Ләйсән шуннан күргән”, – ди. Активрак авыллар тикмәгә генә үз сайтларын, үз төркемнәрен булдырмады инде, минәйтәм. Бөтен яңалыкны шунда “элеп” баралар. Әбие дә, бәбие дә укый. Әле бригадирлар эшкә дә шуның буенча гына әйтә. Авылда хәзер заманча чыбыксыз телефоннар дөнья тоткасы, хәер, аларның мондые күпкә ышанычлырактыр.
...“Нинди бетми торган эш бу?!” – дип еш кабатласак та, килешәсездер, күп вакыт болай гына әйтәбез үзен. Зарлансак та, күбебез яратып яши, яратып эшли. Шушы эшле (һәм ашлы да) авылдан башка бер җир кирәк түгел безгә. Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл дип өметләнәбез...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев