Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без бәхетле, әткәй, син булганга!

Әти, без сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз.

Җәйге авыл иртәсе. Пәрдә арасыннан кояш нурларын сузып, җәйге ялларның тәмен белеп, йоклап яткан балаларны уята. Йокы тәмле булса да, дүрт бертуганга әти-әниләре эштән кайтканчы көндәлек билгеләнгән өй тирәсендәге эшләрне башкарырга дип вакытында торырга кирәк шул. Бала чактан хезмәт тәрбиясе биреп, әниләре аларны әтиләрен хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерде, ә әтиләре Әхмәтхан абый тормыш иптәшенә булган хөрмәтен эш-гамәлләре аша чагылдырып, балаларына әнинең гаиләдә йорт җылысын саклаучы булуын күрсәтеп тәрбияләде. 

70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узучы язмам герое Әхмәтхан Галимбековның тормыш китабын бергәләп укып алыйк әле.

1954 елның 31 июлендә Гурьев шәһәрендә гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала юбиляр. Ул туганнан соң әниләре Гөлчирә белән әтисе Мөхәрләм Бөрбаш авылына төп йортка кайтып төпләнәләр. 1961 елда Әхмәтхан ага мәктәпкә укырга кереп, 1971 елда аны тәмамлап, бер ел фермада хезмәт куя. Армия сафларында хезмәтен тәмамлап, янәдән совхозда тракторчы булып эшли башлый, курсларда да укып кайта. Биш еллап тракторда эшләгәннән соң аңа катлаулы операция кичерергә туры килә. Шул сәбәпле тракторы белән саубуллашып, ул хезмәт юлын янә ферма белән бәйли, атта эшли.

Тормыш иптәше итеп Әхмәт-хан абый үзенең сыйныфташы Мансураны сайлый. Бер-берсенә тугры, терәк-таяныч булып утыз ел матур гомер кичерәләр, йорт тирәсендәге эшләрне бергәләп башкарып, күп итеп мал асрап яшиләр. Гаиләдә иң беренче булып кыз бала — Айсылу аваз сала. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер итә. Икенче кызлары Гөлсылу Кукмара егете белән тормышын бәйләп, бүгенге көндә шунда яшиләр. Өченче кызлары Гөлнара Казанда төпләнеп кала. Гаиләдә дүртенче бала булып баһадир малай туа, аңа Рәниф дип исем кушалар. Әхмәтхан абый бүгенге көндә улы һәм килене тәрбиясендә, зур хөрмәттә гомер кичерә. Өч кызлы әти-әни җәннәткә керә дип үзара сөйләшкән вакытлары да була Әхмәтхан абый белән Мансура апаның. Шул истәлекләрен барлаганда, Мансурам инде җәннәтледер, ди ул сагыш бас-кан күзләрен елмаюы артына яшерергә тырышып. Моннан 16 ел элек начар авыру Мансура апаны мәңгелеккә якыннарыннан аерып ала.

Әхмәтхан абый яңадан гаилә кору турында уйламый, минем Мансурам бар, ул мине көтә, мин аның янына барачакмын, ди. Ул еш тормыш иптәшенең каберенә барып, аның белән сөйләшеп, күңеленә юаныч алып кайта. Мансура апаны төшендә күреп тә сөенә юбиляр. Шундый матур итеп керде, яныма килеп сөйләшеп утырдык, аңа анда рәхәттер, дип күңелен юата. Күпләр Бөрбаш авылындагы аккошларны күргәннәре бардыр. Алар да бит парын югалтса, калган гомерен ялгызы үткәрә. Әхмәтхан абый да шул парсыз аккош сыман, дип уйлап куйдым мин. Янәшәсендә балалары, онык-лары аңың ялгызлык ачысын тараталар, яшәргә көч бирәләр.

— Безне әти кечкенәдән эштән курыкмаска өйрәтте. Без кыз бала булсак та, капчык та күтәреп ташыдык, печән дә чаптык, мал да карадык. Мин гаиләдә өченче бала булып тудым. Әллә әти мине чын күңелдән малай тусын дип көткәнгәме, миңа тәрбияне башкача бирде ул. Бервакытта да үзеннән калдырмады, үзе белгәннең барысын да өйрәтте. Күңелемә кереп калган бер вакыйга турында әйтеп үтәсем килә. Миңа ул вакытта 5-6 яшь иде. Җәйнең бик кызу чагы, авылда печән өсте. Без әти-әни белән урманга печән җыярга бардык. Көне буе шул кызуда печән җыйдык. Тырманың сабы миннән ике тапкыр озын иде. Без кичкә генә печәнне җыеп бетереп, тракторга өеп, шул йөк өстенә утырып өйгә кайттык. Капка төбенә кайтып туктагач, әти мине күтәреп алды да, нык итеп кочты һәм шул килеш өйгә кадәр кертеп куйды. Ул вакытта мин бик нык арган булсам да, әти кочагында ул арганнар юкка чыкты. Ул чакта мин үземне иң бәхетле бала итеп тойдым. Без үскәндә әти-әнинең эш, дөнья мәшәкатьләре белән безне назларга, сөяргә вакытлары булмагандыр, шуңамы бу мизгел минем күңелемә кереп калган, — дип истәлекләре белән бүлеште кызы Гөлнара.

«Әти, син безне һәрбер эшкә зур җаваплылык белән алынырга өйрәтеп, үзегез сайлаган юлдан туры атлагыз, бервакытта да җиңел булмас, ләкин зарланмагыз, тырышыгыз, дип үстердең. Син һәрчак безнең өчен нык терәк булдың. Мөмкинлегегез булганда сездән ярдәм сораучыларга ярдәм итегез, дип син безне гади булырга да өйрәттең. Үзебезнең эшләргә шикләнеп караганда да син безгә, син булдырасың, синнән була, тырыш, диеп, күзгә күренмәс канатлар куя идең. Бүгенге көндә тормышта ирешкән уңышларыбызда синең һәм әниебезнең тырышлыгы әйтеп бетергесез. Әти, рәхмәт сиңа бүгенге көндә дә безне кайгыртып, изге теләктә булып торганың өчен.

Без сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең өчен, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әтиебез», — дип изге теләкләрен ирештерде балалары.

Әхмәтхан абыйның яшьлегендә зур теләге була — милициядә эшләү, тик, әтисе совхозда эшлисең, дигәч, ул аның сүзеннән чыкмый. Хыялын күңел түренә яшереп куя. Аның ул хыялын улы Рәниф тормышка ашыра, ул эчке эшләр бүлегенә эшкә урнашып, инде дистә елга якын район ЮХИДИ бүлегендә инспектор булып эшли. Галимбековларның һәрбер баласы да хезмәт урынында хөрмәтле шәхесләр һәм бу башлангыч, әлбәттә, гаиләдән килгән. Димәк, Әхмәтхан абыйның гомере заяга узмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев