Без белмәгән Батька
– Беренчедән, икейөзлелекнең ни икәнен ачыклап китик. Икейөзлелек ул – бер төрле уйлап, икенче төрле сөйләү hәм өченче төрле эш йөртү. Мин hәрвакыт уйлаганымны әйттем, шулай ук эшләдем дә.
Аны безгә Россияне имеп ятучы диктатор, советча яшәү рәвешен саклап калган ата коммунист, сүзен чамаламыйча сөйләшүче сәясәтче hәм тагын әллә никадәр кимчелекләр иясе булган мәзәк бер кеше итеп күрсәтергә тырышалар. Ләкин ул җитәкләгән илне үз күзләре белән барып күргән кеше бөтенләй икенче фикергә килә. Сүзнең Беларусь Президенты Александр Лукашенко турында барганлыгын аңлагансыздыр инде. Миңа да бер атна дәвамында бу илдә яшәп карарга, бик күп кешеләр белән аралашырга hәм азакта, аның Президенты белән аралашып, кызыксындырган сорауларга җавапны Александр Григорьевичның үз авызыннан ишетергә насыйп булды.
Очрашу форматы турында
Үзе турында ялган таратучыларның күплеген белеп кенә тормыйча, моңа каршы үзенчә җавап бирүнең формасын да тапкан А.Лукашенко. Бүрәнә аша бүре кумасыннар дип, ул Россия журналистларын Беларуська чакыруны, мондагы тормыш белән якыннанрак танышкан каләм ияләренең сорауларына үзе җавап та бирүне гадәткә әверелдергән. Мин барырга туры килгән очрашу сан исәбе буенча ундүртенчесе икән. Йөз журналист янәшәсенә Россиянең фән hәм иҗтимагый институтлары экспертларын да чакырганнар иде.
– Россия белән Беларусь арасындагы элемтәләрнең ныклыгын регионнарыбызның үзара уңышлы хезмәттәшлеге хәл итә. Ике арадагы элемтәләр ике мәртәбә өзелү куркынычы алдында калды hәм икесендә дә безнең берлекне төбәкләр саклап калды, – дип ачылып китте Беларусь башлыгы.
Өстәлләрдәге сый турында
Президент сүзне кунаклары алдына куелган сый-нигъмәтләргә ишарәләүдән башлады.
– Курыкмыйча сыйланыгыз – шешәләрдәге бу алма ширбәте шикәр кушмыйча гына эшләнгән. Алма быел безнең бакчада каерылып уңды. Мин исә, җир кешесе буларак, уңышның әрәм булуына юл куя алмадым – менә шундый ширбәт ясатып алдым. Әти-әнием нигезендә үскән алмагачларның уңышы бу.
Баксаң, алдыбыздагы тәлинкәгә тезеп куелган төрле төстәге кәгазьле кәнфитләр дә ил башлыгы хәзинәсеннән икән. Шулай ук консервантларсыз. “Тартынмыйча сыйланыгыз, – диде ихлас хуҗа. – Мин аларны махсус сезнең өчен соратып алдым. Ашамасагыз, бозылып әрәм генә булачак”.
Шунда ук каләм ияләре Беларусь Президентының унбер савым сыеры барлыгын да белде. Ни җитте шундыйлардан түгел – көненә 35-40 литр сөт бирә торганнар. “Минем яшьтә инде сыер сөте эчмиләр, – диде ул, гафу үтенгәндәй. Министрлар Кабинеты хезмәткәрләренә җибәрәм бар булган сөтне”.
Дүрт сәгатькә якын дәвам иткән әңгәмә барышында өстәлләрдәге конфетлар ашалып бетә язды. Ә теге тәмле ширбәтне яратып эчкәннәрнең алдына кечкенә шешәләрне тагын-тагын китерә тордылар.
Икътисади хезмәттәшлек турында
Президентка еш кына “Нишләп әле бертуктаусыз шул Беларусьны ашатып ятабыз?” дигән сүз ишетергә туры килә икән. Янәсе, мөстәкыйльлек алганнан бирле Россия бу илгә 100 миллиард доллар акча ишеп төшергән.
– Юк нәрсә бу! Ун миллионга да тулмаган безнең ил халкы моның кадәр акчаны hич кенә дә йотып бетерә алмас иде. Ул миллиардларны алар, күрәсең, безгә җибәрелә торган еллык 25 миллиард куб метр газ белән 24 миллион тонна нефтьне акчага күчереп исәпләгәннәрдер инде. Ләкин бит без ул газ белән нефтьне бушка түгел, ә сатып алабыз. Россия аны безгә булмаса, бүтәннәргә сатар иде. Әйе, без таможня пошлиналарысыз алабыз ул газ белән нефтьне. Ләкин бит без дә үзебездә җитештергән товарларны сезгә шундый ук юл белән озатабыз. Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле – без сездән сатып алган металл hәм комплектлаштыру детальләрен эшләүдә 10 миллион чамасы кеше эшли. Моңа тагын гаиләнең өч кенә кешесен өстәсәң дә, 40 миллионлы халык килеп чыга. Шуңа күрә без ала торган кредитлар ул – чынлыкта Россия халкына бирелә торган кредит. Безнең бүген 4-5 миллиардлык бурычыбыз бар. Әмма без аның өчен елына 1 миллиард 200 миллион доллар акча түлибез. Бу МВФ бирә торган кредитка караганда өч мәртәбә кыйммәтрәк. Ә бит Россия күпме акчасын АКШта тота. Аның өчен алардан сезгә күпме акча керә дип уйлыйсыз? Без –шуның өчен дә союздашлар. Без – Россия өчен Европага тәрәзә. Бүген бер-беребез өчен эшләгәнне акчага күчереп утыра торган чак түгел.
Ялган турында
А.Лукашенкодан ялганга мөнәсәбәте белән кызыксындылар.
– Ялган белән дөнья тулган заманда моңа аптырыйсы юк. Россия каналларындагы ялганны халык карамый башлады инде. Күрә торып ялганлау гадәти нәрсәгә әверелеп бара. Мин андый чакта бу ялганны тарату әмере кемнән чыкканлыгын ачыклый башлыйм. Чөнки бер нәрсә дә тик торганнан гына була алмый. Әйткәнемчә, бездә Россиянең танылган телевизион каналларын, интернет басмаларны, газета-журналларны теләсә кем карый, укый ала. Ә “Беларусь-24” иярченен Мәскәүдә яки Россиянең берәр төбәгендә күрсәтүгә ирешү мөмкин эш түгел. Бик азлар гына бездәге чынбарлыкны белә. Югыйсә без бит – союздаш дәүләтләр. Әйе, эш барышында ут чыгарып бәхәсләшүләрсез дә булмый. Ләкин моннан зур шау-шу, гауга чыгару ягын карамаска кирәк. Кабатлап әйтәм: без бит – тугандаш халык, безне бик күп нәрсә берләштерә.
Менә күзгә карап ялганлауның чираттагысы – Россиянең телевидение каналлары Санкт-Петербургта мине Путиннан гафу үтенде дигән ялган тараттылар. Нинди гафу үтенү? Нәрсә өчен гафу үтенү? Үзара аралашканда, әлбәттә инде, мин дә, хезмәттәшем Путин да, Назарбаев та бәхәсләшәбез дә, гафу да үтенешәбез. Без дә кешеләр бит. Ләкин аны сәяси яссылыкка берьяклы итеп чыгару бер кысага да сыймый. Бу – ялган.
Икейөзлелек турында
Журналистларның берсе Президенттан, икейөзлелектән нинди дару бар, дип сорады. Телгә оста Александр Лукашенко аның үзеннән: “Сез мине икейөзле дип әйтергә теләмисездер бит?”– дип кайтарып сорарга кирәк тапты. Тегесе исә: “Киресенчә, Сез hәрвакыт турыдан ярып әйтәсез, сәясәттә болай итү авырга туры килә торгандыр?” – дип төгәллек кертте.
– Беренчедән, икейөзлелекнең ни икәнен ачыклап китик. Икейөзлелек ул – бер төрле уйлап, икенче төрле сөйләү hәм өченче төрле эш йөртү. Мин hәрвакыт уйлаганымны әйттем, шулай ук эшләдем дә. Турысын әйткән туганына ярамаган диләр бит – авырга туры килә. Әйтүчегә генә түгел, ишетүчегә дә авыр. Ләкин акыллы кеше аңа күнә. Ялганга тулган дөнья шулкадәр туйдыра. Мин үзара очрашканда Владимир Владимировичка болай дим: “Әйдәгез, hич югы бер-беребезне генә булса да алдамаска тырышыйк!”
Союздашлык турында
Беларусь Президенты ике ил арасындагы союздашлык турында бик озак hәм әрнеп диярлек сөйләде. Документлар кабул ителгәнгә озакламый егерме ел буласы. Уртак акча, Конституция, хакимият органнары булдыру турындагы бәхәсләр торган саен калкып чыга тора. Бу юлы да Мәскәү журналистларының берсе, Союзны гамәлгә кертү өчен Сез нәрсәгә әзер hәм кайчан әзер булачаксыз, дип сорады. Астыртынлык сизелгән бу сорау Лукашенконың ачуын чыгарды. Һәм ул үзенә генә хас ихласлык белән аңа җавап бирергә кереште:
– Сез дә мәгълүм затларның җырын җырлыйсыз кебек. Беләсегез килсә, мин ул союздаш ил турында егерме елдан бирле кайгыртып киләм. Россия Президентына да ике тигез илнең уртак берлеген тизрәк тормышка ашырырга кирәклеге турында искәртәм. Ә ул исә: “Андый союз төзи башласак, Татарстан шунда ук без дә союзга союздаш республика буларак керәбез дип таләп итәчәк”, – дип аклана. Анысы инде сезнең проблема. Ул кадәресен үзегез хәл итегез. Ләкин без Жириновский кебек дуамалларның, Беларусьны губернияләргә бүлгәләп, Россиягә кушарга кирәк яки кечкенә ил зурысының составына керә дигән ише саташуларын беркайчан да кабул итмәячәкбез. Мөстәкыйльлекне без күз карасы кебек саклаячакбыз.
Биткоин, криптовалюта турында
Диктатор буларак танылган Президент, бөтен дөньяны шаккатырып, беркем танымаган биткоинны Беларусьта рәсмиләштерде дигән сорауга да шаяртып кына җавап бирде:
– Мин үзем кесә телефоныннан да юньләп файдалана белмим. Ә яшьләр барысын да булдыра. Шундый эшкә һәвәслеге булган бер егеткә куштым да ул эшләде. Хәзер тыю юлы белән әллә кая китеп булмый. Аның каравы IT-паркка килгән инвестицияләрнең күләме мәртәбәләп артты. Моңарчы үз кухняларында кача-поса шөгыльләнеп йөргән сәләтле яшьләр үз ишләре белән, дөньяда иң алдынгы булган технологияләрне кулланып, тулаем продукция җитештерергә өйрәнделәр. Моның нәрсәсе начар? Аның каравы Беларусьның кайдалыгын да белмәгәннәр безнең белән кызыксына башлады.
Үлем җәзасы турында
Беларусьта кайчан үлем җәзасыннан баш тарталар дигән сорауны да Президент тыныч кына уздырып җибәрә алмады:
– Әллә сез миңа җиңел дип уйлыйсызмы ул законга кул куюны? Ләкин мин бер генә җинаять эшен дә үзем танышып чыкмыйча имзаламыйм. Анда бит кеше язмышлары. Әллә ничә кешенең башына җиткән җинаятьчене исән калдыруның мәгънәсе бармы? Үзем эшләгән чорда ике кешене ярлыкадым. Бөтен дөньясы үлем җәзасыннан баш тартса, бәлки, үзебез генә утырып калмабыз.
Хәтер турында
Беларусьтагы чисталык, тәртип hәм кешеләр арасындагы ипле-җайлы мөнәсәбәт безнең кебек Россиядән килгән hәрбер кешенең күзенә чалынмыйча калмый. Бу турыдагы сорауга А.Лукашенко болай дип җавап кайтарды:
– Хәтерсезлек – кешелек өчен иң зур афәт ул. Бүген Польша hәм Украинадагы совет hәйкәлләрен җимерүчеләрне мин, русчалатып, “отморозок”лар дип атар идем. Бер Польшаны азат итүдә генә дә 600 мең совет солдаты корбан булды. Җимерү, исем үзгәртү безне дә читләтеп үтмәгән булыр иде – президент сайлаулары комачаулады. Мине Президент итеп сайлагач та, исем үзгәртүләрне тыйдым. Җимерергә ирек бирмәдем. Бездә бер генә урам исеме дә үзгәртелмәде. Бер генә hәйкәлне дә бәреп төшермәдек. Кичәге җитәкчеләребез начар кешеләр булып чыкты. Ләкин бит аларны тарихтан сызып ташлап булмый. Бездә ул hәйкәлләрне мәктәп балалары карап тора. Бу – тәрбия генә түгел, ә хәтер дә. Һәйкәлләргә, мәрхүмнәргә, мохтаҗларга ихтирам хисе мәктәптән тәрбияләнергә тиеш.
А. Лукашенко белән сөйләшү дүрт сәгатькә якын дәвам итсә дә, күңелдә ару, алҗу хисе бөтенләй юк иде. Ачык күңелле, ихлас hәм акыллы җитәкче белән журналистлар тагын бик озак сөйләшергә дә әзер иделәр.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 187, 21.12.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев