Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бездәй җирләр бик сирәк...

Бу төбәктә кем генә килеп чыкса да, аны яратып, кабат килү нияте белән китә.

Балтачта Татарстан Республикасы ветераннары(пенсионерларының) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Гәзиз улы Иштирәков, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау бүлеге министр урынбасары Адель Рафикъ улы Мөбәрәкшин җитәкчелегендә республиканың барлык районнарыннан килгән ветераннар Советы оешмалары вәкилләре, җирлек рәисләре катнашында зур семинар булды. Аллаһының Рәхмәте белән анда мин дә катнаштым.

Кунакларны зурлап район чигендә каршы алдылар. Алар иң элек төбәкнең тарихи-истәлекле урыннары белән танышты. «Сабантуй» ял паркындагы татар өйләренә урнашкан берсеннән-берсе затлырак күргәзмәләрне карап-сокланып кына калмыйча, теге яки бу һөнәрдә үзләрен сынап та карадылар. Күргәзмәдә «Ак калфак» иҗтимагый вәкилләре дә катнашты. Рәйфә ханым Газизуллина борынгы татар чигүенең серләре белән таныштырды.

Татарның иң борынгы чигү үрнәге - тамбур чигү. Анда күзләр чылбыр рәвешендә чигелә, шуңа аны «чылбыр чигү» дип тә атыйлар. Элмәнең (күзләре) гади һәм күперткән элмә төрләре дә бар.

Элек без башлангыч сыйныфларда хезмәт дәресләрендә кызларны, малайларны төрле чигү алымнары белән таныштыра, чигәргә өйрәтә идек.

«Безне хезмәт дәресләрендә чигәргә өйрәтәләр иде,- дип чал чәчле агайлар чигеп тә карадылар, чигүләре хәйран матур чыкты»- ди Рәйфә ханым. Бу истәлекләр минем күңелгә дә сары май булып ятты.

«Ак калфак»тан районда гына түгел, республикада танылган шәҗәрәләр остасы (аның үтә зәвык белән эшләнгән, затлы музейларда урын алырлык, тамырлары Балтач җирлекләренә тоташкан күренекле шәхесләрнең өч дистәгә якын шәҗәрәсе бар) Гөлсем Миңлебаеваның шәҗәрәләре янында да озак тукталды мәртәбәле кунаклар.

Районның күп авылларының тарихын чагылдырган күләмле китаплар бар, талантлы шагыйрьләребез дә шактый. Алар белән районара китапханәләр мөдире Резидә ханым Зарипова таныштырды.

Кунаклар комган, самовар ясау, палас туку, талчыбыктан бишек үрү һәм тагын күптөрле һөнәр серләрен өйрәнде, эштә кулланма итеп алырдай шактый тәҗрибә туплады.

Мин әле 2006 нчы елдан Шубан авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе дә. Башкарган эшләрне санасам мактану булыр, озынга да китә. Шуны гына әйтәм, 2011 нче елда Республика Советы җәмәгать оешмалары — ветераннарының VI нчы отчет-сайлау конференциясендә делегат булдым. Конференциядә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашып, чыгыш ясады. Без аннан канатланып зур планнар белән кайткан идек.

Җыенның пленар өлеше Балтач мәдәният йортында узды. Һәр чыгышны рәхәтләнеп тыңладым. Һәр докладчының чыгышы конкрет мисаллар белән ныгытылган, кыска, мәгънәле, актуаль. Күпертелгән саннар, матур ялган юк. 

Үзеңнеке-үз, дигәндәй район ветераннар оешмасы рәисе Рифат Абдуллинның, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинаның, районның баш табибы Газинур Дәүлиевның чыгышлары аеруча бай эчтәлекле, конкрет мисаллар белән дәлилләнгән иде.

Ветераннар советын җирлекләрдә озак еллар җитәкләгән рәисләрне бүләкләүләр белән башланды. Олпат ир — егетләр арасында бердән-бер хатын-кыз икәнмен. Түзмәдем: фикер- тәэсирләремне трибунадан җиткердем. Соңыннан бергәләп фотога төшәргә кузгалганда чит районнардан килгән, бөтенләй таныш булмаган кунаклар: «Молодец, кыю, актив ханым икәнсез, мәгънәле фикерләр әйттегез» — дип куандырдылар. 

Иҗтимагый оешма ул фидакарьләр эшчәнлеге; район җитәкчелеге аларның эшен күреп бәяләп, даими ярдәм иткәндә генә нәтиҗәле эш күрсәтеп була.

Бу нисбәттән без бик бәхетле. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил әфәнде Нотфуллиннан алып, барлык администрация җитәкчелеге безнең төп терәгебез, рухи һәм матди ярдәмчеләребез.

Үзебезнең Шубан авыл җирлеге башлыгы Сәгүрә Васильева белән дә гел киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлибез. Ул минем төп терәгем. Алга таба да бергә — бергә хезмәт куеп район данын Мәскәүләргә дә ирештерерлек итеп эшләүләр насыйп булсын!

Әминә Мөхәммәтҗанова

Шубан авыл җирлеге ветераннар советы рәисе, район «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының сәвит вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар «Ак калфак»