“Безнең авылныкы түгел ул!”
Моннан берничә ел элек Балтачта бер күңелсез хәл булган иде. Гыйбрәт булса да, нинди хәл булуын исегезгә төшермим, бердән, теләгән кеше аны болай да хәтерендә яңарта ала, икенчедән, язмамның максаты ул түгел.
Уйлана калсаң, бик зур гыйбрәт бу җөмләдә: кемнедер фәләнчә дистә ел үтсә дә, безнең авылныкы ул дип горурланып искә алалар (әле танылган шәхесләрне бүлешәләр дә!), кемнедер бер гамәле белән авылдашлар исемлегеннән сызалар... Барыбызга да: "Безнеке ул, безнең авылныкы!"- дигән бәягә лаек булырлык итеп яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев