Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең ташлар Зөя утравында

Айлар, еллар дәвамында җир актару - бертөрле хезмәт ул. Шушы хезмәтне үз иткән, түземле, күндәм ир-егетләр эшли Арбаш һәм Чепья карьерларында. Бүгенге язмабыз да аларга багышланачак.

"Агрохимсервис"ның төп эш юнәлеше булып ачы туфракларны известьләү, район хуҗалыкларына һәм оешмаларына агрохимия хезмәте күрсәтү, һәрбер тармакны ташлар белән тәэмин итү тора, - ди җәмгыять җитәкчесе Наил Гыйләҗев. - Бу эшләр Чепья известь карьеры ачылганнан соң, 1978 елның май аенда һәм Арбаш таш карьерын 1992 елдан известь чыгаруга көйләүдән соң башланды. Без районыбызга җитәрлек күләмдә известь чыгарабыз. Ике карьерыбыздан чыгарылган таш юллар төзүгә китә һәм төзелешкә сатыла. Карьерлардан агымдагы елның 11 аенда җитештерелгән продукция күләме 32 миллион сумны тәшкил итте. Шушы вакыт аралыгында 71 мең тонна вак таш, 19641,2 тонна известь оны җитештерелде.
Арбаш, Чепья таш карьерларында чыгарылган ташлар районда барган төзелешләрдә кулланыла, күрше Арча, Саба, Малмыж районнарына озатыла. Казан шәһәре төзүчеләре, шәхси эшмәкәрләр дә сорап киләләр. Чепья карьеры ташлары Зөя утравы тарихи һәйкәлләр төзелешендә дә кулланылган.
Куәтле техниканы эшкә буйсындырган горур ир-егетләр эшли монда. Әлбәттә, карьердагы хезмәт үзенә тартып тормый торуын - техника тавышы, ташлар чыңы, тузан, пычрак, бертуктаусыз җил ... Биредә эшләүчеләрнең хезмәт стажы дистә еллар белән исәпләнә һәм күбесе олуг бүләкләргә һәм мактаулы исемнәргә лаек кешеләр. Фаил Фәйзрахманов, Анатолий Дмитриев, Станислав Михайлов, Григорий Павлов, Вәзир Ризванов, Александр Гринев, Илгиз Дәүләтшин, Марина Кожевникова, Инсар Мифтахов, Григорий Автономов, Юрий Вавилов, Александр Григорьев, Олег Григорьев, Рияз Хөсәенов, Азат Хәбибуллин, Марат Шәрифҗанов, Рафис Фатыйхов, Таһир Сибәгатуллин - Арбаш карьерының алыштыргысыз хезмәткәрләре. Ә Чепья карьерында Сергей Сидоров, Сергей Павлов, Петр Максимов, Сергей Демеев, Игорь Абрамов, Николай Раков, Павел Миронов үзләренең тырыш эшләре белән хөрмәтле. Аларның хезмәтләре нәтиҗәсендә май аеннан ноябрьгә кадәр районыбызның хуҗалык басуларына известь кертелә. Ә ул эшне МХА-7не иярләүче Леонид Наздеков, Раяз Гапсәләмов, Игорь Плотников һәм погрузчикта эшләүче Илдус Миңнуллиннар башкара. Алыштыргысыз автотранспорт хезмәте күрсәтүчеләр: А.Хәбибуллин, Ф.Хаҗиев, М.Шәрифҗанов, Э.Копаров, И.Минмуллин, С.Галимуллин.
Карьерларда бүгенге көндә эшләрнең гөрләп баруы, әлбәттә, алдагы елларның тырыш хезмәт нәтиҗәсенә дә бәйле, шуңа да бераз тарихка күз салыйк.
Чепья карьерының беренче җитәкчесе булып озак еллар Мансур Дәминов тора, Арбаш карьерында исә башта Илдар Әһлиуллин, Рифат Зиятдинов, соңрак Гыйният Кәлимуллин җитәкчелек итә. "Карьерның эшләп чыгару егәрлеге сезонга 50-70 мең тоннага җитә иде. Балтачта төзелгән йортларның фундамент ташлары, нигездә, безнең карьердан чыгарылды", дип искә ала Гыйният Кәлимуллин. Ул эшләгән дәвердә карьерда зур үзгәртүләр башкарыла: куәтле техникалар алу, карьер мәйданын төнгә яктырту, чиста су скважинасы, мунча, юыну урыннары булдыру, күчмә вагоннардан торган бүлмәләр төзү, ашханә һәм ташламалы ашау оештыру һ.б. Аңа тикмәгә генә "Агрохимия хезмәтендәге казанышлары өчен" дигән Мактаулы күкрәк билгесе бирелмәгән. 2014 елдан Арбаш карьеры җитәкчесе вазыйфаларын югары белемле инженер Рафил Сәгыйтов башкара.
Чепья карьеры әле мехотрядлар чорында, Чепья тау башында түбән егәрлекле дробилкалар урнаштырылып, известь оны хәзерләүдән башлана. Карьерны төзү, ачу һәм эшләтү мәшәкатьләре Мансур Дәминовка төшә. Ул лаеклы ялга киткәч, Чепья карьерында җитәкчеләр булып Альберт Әхмәтов, Газинур Ситдиков, Илгиз Нуриев, Анатолий Плотников эшләп ала. 2008 елдан Чепья карьеры җитәкчесе булып Айрат Дәминов билгеләнә.
Арбаш карьеры Махсус күчмә механикалаштырылган юллар төзү колоннасына буйсындырылган оешма була. 1984 елда карьердан беренче таш чыгару һәм вак таш хәзерләү эше башлана. Ул елларда биредә Рәфкать Вафин, Марсель Хафизов, Владимир Железовский, Ирек Хәсәнов, Рашит Галимов, Равил Солтанов, Азат Рәхматуллин, Икрам Сабиров, Фәргать Сабирҗанов, Наил Галимуллин, Рәис Галиев, Габделнур Хәсәнов, Т. Кузьмин, Йосыфҗан Гыйльманов һәм механик Кәбир Габдрахманов үзләренең тырыш хезмәтләре белән мактала. 1992 елдан Арбаш карьеры Балтач "Агрохимсервис" балансына күчерелә.
40 елга якын әлеге җәмгыятьтә тракторчы-машинист, экскаваторчы булып эшләүче Фаил Фәйзрахманов: "Эшләү дәверендә алтын чыкмасмы дип өметләнсәм дә, таштан башка байлык чыкканы юк", дип шаярта. Әлеге сүзләрдә күпме мәгънә ятканын, җир казылмаларының төп байлык булуын аңлаучылар, әлбәттә, аңламый калмас.
Мәгъсүм МӨХӘММӘТҖАНОВ
Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250