Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген “Булгария” теплоходы батканга 6 ел узды (+фото)

Татарстанда «Булгария» фаҗигасен искә алалар

Бүген 13 сәгать 30 минутта Казан-Болгар-Казан маршруты буенча йөзүче ике палубалы "Булгария" теплоходының Куйбышев сусаклагычында батуына 6 ел тулды. Әлеге тетрәндергеч, зур фаҗига 2011 елның 10 июлендә булды.
Бу көнне Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында "Булгария" теплоходы су астына китте. Ярдан 3 километрда 20 метр тирәнлеккә төшеп баткан көймә 122 кешенең гомерен алып китте, шуларның 28 балалар иде. 79 кеше исә коткарылды.
Беркемне дә битараф калдырмаган әлеге фаҗигадән соң инде 6 ел узып китте. Хәер, балаларын, ата-аналарын, туганнарын югалткан кешеләр өчен бу һәлакәт әле һаман да яңа гына булган кебек... Алар үзләренең фаҗигале төстә һәлак булган якыннарын рәсми булмаган чараларда искә алачак.
Әлеге фаҗигале дата уңаеннан, Татарстанда һәр ел саен халык Казанның Елга портында, матәм митингына җыела. Монда фаҗигадә батып үлгәннәрне тынлык минуты белән искә алалар, чәчәкләр слалалар, рәсми төстә искә алу чарасы уза.
Әлеге фаҗига безнең районны да читләтеп үтмәде. Балтач бистәсендә гомер итүче Рәдифә һәм Габдулла Садриевлар кызлары Гөлназ белән кияүләре Илнурны шунда гомерлеккә югалттылар. Аларның ике баласы ятим калды. Хәзер алар әби-бабай тәрбиясендә яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250