Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Эльвираның туган көне

Таузар авылы кызы, танылган журналист, диктор Эльвира Ибраһимованың бүген туган көне.

Әйтәсе теләкләр бик күп, кызганыч үзе генә юк... Аны хөрмәт иткән һәркем күңелендә яңгыраган теләкләр бүген якташыбыз рухына дога булып барып ирешсә иде. Яратабыз. Сагынабыз. Юксынабыз сине Эльвира.

Иртүк социаль челтәрдә мәрхүмәнең бертуган апасы Алсу Хәкимҗанованың дөнья күргән шигырен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Буран бүген.... Күзне ачырмаслык,
Күнелдә дә шушы вәзгыять.
Туган көнең.... сиңа гына дигән,
Әйтелмичә калган мең теләк.

Кыш-салкынның шундый гарасаты,
Мәхрүм итте килер җәеңнән.
Синең җан да шундый тынмас иде,
Туймас иде яшәү яменнән.

Нинди сүзләр, ни әйтергә белми,
Күпме күңел елап талпына.
Һәрбер теләк барып җитсен, амин,
Дога булып бакый җаныңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльвира Ибраһимова