Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Библиотөн Балтачта нинди тылсым белән үткән? (+фоторепортаж)

25 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә “Китап тылсымы” исеме астында “Библиотөн-2018” акциясе үткәрелде. Үз эченә күптөрле эш алымнарын алган әлеге чара бай эчтәлекле һәм күңелле узды.

Кичәгә килгән китап укучыларыбызга “Йомры икмәк” рус халык әкиятенең заманча варианты тәкъдим ителде. Әдәби кунакханәдә 2018 ел – Татарстанда Ш.Мәрҗани һәм Л.Толстой елы уңаеннан, “Балкып янар йолдызлар” исеме астында мәшһүр шәхесләрнең иҗатлары һәм тормыш юллары белән таныштырылды. Әдилә Гарипова, Таһир Садыйков, Нәргизә Шәмсетдиновалар үзләренең кул эшләре белән таныштырып, мастер-класс үткәрделәр. “Ач, шигьрият, серләреңне...” дип исемләнгән әдәби кафеда шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй өстәле артында, китап укучыларыбыз шигырьләр, җырлар тыңладылар. Якташ шагыйрәләребезнең шигырьләре дә күңелләргә үтеп керде.

Роза Гарипова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев