Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбиемә эндәшү

Хатирәләр чолгап алды мине, Тарих кайта ярсу атларда. Йөрәк шашып бер көй суза сыман Күңел нидер көткән чакларда. Күңел нидер эзли, бер моң җитми... Җилләр сорый йөрәк серемне. Юксынганда, өзлеп сагынганда Нишләтергә белмим үземне. Уй-хисләрем, минем сагынулар Үткәннәргә барып ялгана. Бары бер көй дәва булыр иде Әрнеп-сыкрап торган ярама. Әкрен...

Хатирәләр чолгап алды мине,
Тарих кайта ярсу атларда.
Йөрәк шашып бер көй суза сыман
Күңел нидер көткән чакларда.
Күңел нидер эзли, бер моң җитми...
Җилләр сорый йөрәк серемне.
Юксынганда, өзлеп сагынганда
Нишләтергә белмим үземне.
Уй-хисләрем, минем сагынулар
Үткәннәргә барып ялгана.
Бары бер көй дәва булыр иде
Әрнеп-сыкрап торган ярама.
Әкрен генә мин бүлмәңә керәм,
Монда хаман синең рух яши.
Күзләремә шулчак яшьләр килә,
Хәтер уйный, үзем сүз дәшмим.
Шул ук сандык, шул ук кулъяулыклар,
Синең җылың яши аларда.
Әкрен генә килеп кагыламын
Үткәндә юк урын зарларга.
Кулларыма син васыять иткән
Беләзегең киеп карыймын.
Чулпыларың тагып карар өчен
Тузган чәчләремне тарыймын.
Синнән калган шушы мирас миңа
Күз карасы кебек бик кирәк.
Өзелепләр сине сагынганда
Алар миңа була зур терәк.
Күңелемә дәва булып торган
Истәлегең һәрчак яымда.
Күз яшьләре чама белмәгәндә
Ул тынычлык бирә җаныма.
Тузан кунган, тузаннарын сөртәм,
Әйтерсең ,ул безнең хәтердә.
Әйтә идең: "Нәни, кызым, - диеп,
Хәтереңә тузан кунмасын,
Үткәнеңне һәрчак хәтерлә!"
Истә әле, бар да истә минем,
Уеп язып куйдым күңелне.
Йөрәгемә бүген бер моң җитми...
Синең бишек җырың түгелме?!...
Гөлзилә Гафурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250