Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бик кызганыч! Танылган актер вафат

«Воронины», «Физрук» сериалларында уйнаган Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат. 76 яшьлек артист яман шеш белән авырган.

Бүген Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат булды. Бу турыда Кече театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Театр директоры Тамара Михайлова Борис Клюевның яман шеш белән авырганын һәм шуннан үлгәнен сөйләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте. Мәрхүм 2018 елдан бирле яман шеш авыруы белән көрәшкән.

Ярты гасырлык карьерасы вакытында Клюев театрда җитмешләп роль башкарган. Ул Александр Островский, Александр Грибоедов, Пьер-Огюстен Бомарше, Алексей Толстой һәм башка бөек язучыларның әсәрләрендәге геройларны сурәтләгән.

Борис Клюев «Конец «Сатурна», «Крушение империи», «Рудобельская республика» һәм «Хождение по мукам», «Д’Артаньян и три мушкетера» киноларындагы рольләре белән дә билгеле.

Шулай ук ул «Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона» киносында Майкрофт Холмс булып уйнады. «ТАСС уполномочен заявить…», «Михайло Ломоносов» фильмнарында да Клюев төшкән.

Яшь буын Борис Клюевны «Воронины», «Физрук», «Улицы разбитых фонарей» сериаллары аша белә. Аның кинода йөзләп роле бар, диелә хәбәрдә.

https://intertat.tatar/news/incident/01-09-2020/voroniny-fizruk-seriallarynda-uynagan-rossiyane-halyk-artisty-boris-klyuev-vafat-5767971

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев