Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бикбаевлар гаиләсе — парлы тормышның күркәм өлгесе! (фото)

Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату тормыш иткән Бикбаевлар алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

Балтач районында яшәүче Басыйр Бикмөхәммәт улы һәм Халидә Шәрип кызы Бикбаевлар гаиләсен белмәүче юктыр. 30 еллык тарихы булган Балтач үзәк мәчете өчен Басыйр хәзрәтнең хезмәте чиксез. Ирле-хатынлы Бикбаевлар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы шәхесләр.

Быел бү күркәм гаилә алтын туйларын билгеләп үтә. Гаилә тормышының һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән.

Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, матур итеп гомер кичерәләр.

Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату тормыш иткән Бикбаевлар алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһ Раббым хәерле гомер бирсен