Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш буын кыз

Әлеге фотосурәттә биш буын кыз сурәтләнгән: Сәйдәбану - Суфия - Гүзәлия - Миләүшә - Амира.

Балтач бистәсендә гомер итүче Сәйдәбану Габделгани кызы Ганиеваны районда белмәгән кеше юктыр. Ул озак еллар район үзәк хасатаханәсендә хуҗалык эше буенча җаваплы хезмәткәр, ягъни "сестра хозяйка" булып эшләде. Ул 3 кызга гомер бүләк итә. Ә аның янәшәсендә кызы Суфия Бари кызы Сәлахова. Ә ул исә шәхси эшмәкәр Камил Таҗетдиновның «Юлчы» ширкәтендә сәркатип һәм кадрлар белән эшләү бүлеге мөдире булып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Суфия апаның олы кызы Гүзәлия, ә Гүзәлиянең кызы - Миләүшә, икесе дә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәре. Бу кызлар ягыннан булган күркәм нәсел шәҗәрәсе үз эченә 80 елны ала. Сәйдәбану апа 1933 елгы булса, иң нәни Амирага әле нибары 3 яшь кенә.
Сәйдәбану әби җыйган үзенең кошчыкларын -
Кызы, онык, оныкчыгы һәм оныкчыгы кызын.
Биш буын кыз - нинди бәхет - күркәм нәсел,
Бишесе дә иң олысы - шунысы кызык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250