Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бишебез бер йодрык булып эшлибез (+фоторепортаж)

Чепья авыл җирлеге белән танышырга киләбез. Авылга килеп керүгә безне «Газель» машинасы янәшәсендәге сату каршы алды һәм элеккеге чордагы Чепья базары гөрләгән елларга алып кайткандай булды.

Кайчандыр үзе район үзәге булып торган Чепья авыл җирлеге үз эченә Арбор, Мельничная, Сырья, Тагашур, Иске Чепья, Яңгырчы кебек авылларны ала. Күпмилләтле халык яшәгән әлеге җирлек үзенең кунакчыллыгы белән дә, бөтен дингә тигез карашы белән дә аерылып тора. Бары биредә генә бер үк авылда мәчет тә, чиркәү дә бар. Узган ел гына сафка баскан балалар бакчасы бөтен авыл халкына зур сөенеч булды. Данлыклы мәктәбе, чит шәһәрләргә дә танылырга өлгергән музее һәм аның мәңге яшь йөрәкле директоры Гарифҗан Галиев авылның йөзек кашы. Авыл халкы өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар биредә, мәдәният үзәге дә, китапханәсе дә, ике дистәгә якын сату нокталары да, хастаханәсе дә, «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсе дә уңышлы эшләп килә. «Арбор», «Труд» җәмгыятьләре дә, Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы да, «Балтач Агрохимсервисы»ның Чепьядагы отряды да гөрләп эшләп бара. Халыкны эш белән тәэмин итү ягыннан да зур терәк алар. Тик баштагы гөрләп торган күп кенә фабрикалар беткәч, авыл халкы читтән эш эзләүгә керешә. Бүген дә шулай көн күрүчеләр бар.

Чепья авылының үзендә 490 хуҗалык бар, ә халык саны 1615 кеше. Шулай да сыер тотучылар аз икән, нибары 100 генә баш. Халык әллә мал асрауның файдасын күрми, әллә мөмкинлеге юк, әллә инде кибеттәге әзеренә дә ризамы, белмәссең.

Үзара салым акчасы җыелып, авылны төзекләндерүгә тотылса да, биредә аны да аңлап бетермәүләрен җиткерде җирлек башлыгы Азат Нотфуллин: «Ел саен урам юлларына вак таш җәйдереп, халык өчен дип эшлибез. Әмма бөтен кешегә дә бүген һәм хәзер үк кирәк шул. Безнең көчтән генә килә торган әйбер түгел шул ансы. Аңлап әлеге эшкә алынучылар ярдәме белән 315 мең сум акча җыеп алдык. Дәүләттән кайткан өстәмә акчалар белән ул 1 миллион 575 меңгә тулды. Шушы акчаларга Чайникова һәм Тукай урамнарының юллары төзекләндерелде. Ә үзара салымны түләмәүче берничә кешене штрафка тартырга да мәҗбүр булдык».

Төрле программалар нигезендә соңгы берничә елда эшләнгән эшләр дә байтак җирлектә. Мәсәлән, «ПМК-5» оешмасы тарафыннан Мельничнаяга су кертелә, Иске Чепьяның Арборка елгасы аша чыгып торган урамнарына су үткәрелә, «Чиста су» программасы буенча Чепьяда соңгы 2 елда 3 скважина казылган. Шуның 7се бүгенге көндә халыкны су белән тәэмин итә, ә берсе запаста тора. Шулай ук әлеге программа нигезендә Чепьяның Школьная һәм Молодежная урамнарында яңа скважина, яңа башня куелган, яңа трасса эшләнгән, ягъни 2000 метр яңа торба салынган. Бу эшләрне «Стройметиз» оешмасы башкарган, Чайникова урамында шулай ук 2 скважина һәм башня куелган һәм торбалар салынган. «РАМИНВЕСТ-М» җәмгыяте көче белән Яңгырчы авылына су кертелә. Әлеге авылның яңа салыначак йортларына да су кертелеп, бүгенге көндә газ проекты эшләнә икән. Мохтаҗларга да игътибар зур биредә, төрле җирдән ярдәм табып салынган өйләр дә байтак җирлектә. Мәсәлән, Иске Чепья авылында яшәүче Владислав Зайцевка «Труд» җәмгыяте һәм авыл җирлеге ярдәме белән кечкенә генә йорт салып бирелә. Ачаликова Маргаритага чиркәү белән берлектә матур өй җиткезеп бирәләр. - Мин эшкә килгән елларда ул хәерче генә бер йортта әнисе һәм 12 кәҗәсе белән яши иде. Йортка керә торган түгел, коточкыч халәттә иде ул. Кәҗәләрен бетерттереп, яңа өйгә күчердек үзен. Дөрес, әнисе гүр иясе булды инде, - ди Азат Газизуллович. Әлеге йортның янәшәсенә килеп туктадык. Капка-койма калайдан эшләнгән, яңа йорт та җыйнак, ләкин шул ук вакытта уңайлы итеп төзелгән. Газ кертелгән. Тик менә янәшәдәге иске йорт кына күңелне тырнап куйды. Аны да сүтү өстендә эш башларга кирәк инде диде фикерләремне уйлагандай җитәкче.

Һәрбер Бөек Ватан сугышы ветераны да йортлы булган җирлектә. Дөрес, Чепья авылында бүген инде аларның икесе генә исән-сау. Авылның иң өлкән кешесе булып саналучы 97 яшьлек Вера Петрова белән «Халыклар дуслыгы» музееның алыштыргысыз директоры, көн дә эшенә җәяүләп йөрүче Гарифҗан Галиев. Ә Чепьяның иң яшь кешесенә әле нибары 1 ай, ул Адель Гарифуллин.
Татар, удмурт, үзбәк, таҗик, чуаш, мари, урыс, поляк, чегән милләтләреннән кешеләр җыелган әлеге авылда бәйрәмнәрнең дә ниндие генә узмый. Һәрберсендә бөтенесе бергә күмәкләшеп бәйрәм итә белә алар.

Чепья авыл җирлеге белән соңгы 5 елда Азат Нотфуллин җитәкчелек итә, авыл җирлегенә керүче бөтен авылларның да көнкүреше белән танышып, булган проблемаларны хәл итәргә тырыша ул. Иске йортлар авылларның төзеклеген бозып утырадыр кебек тоелгач, Азат Газизулловичтан аларның киләчәк «язмышы» хакында сорамый кала алмадым. - Зур куркыныч тудырып торуларын яхшы аңлыйбыз, шулай да безнең аларга тияргә хакыбыз юк. Авылларда урамнарның җаваплы кешеләре бар. Менә шулар миңа ярдәмгә килеп, әлеге йортларны күзәтеп торалар. Дөрес, авыл җирлеге башлыгына һәрбер юнәлештә ярдәм итәрдәй иганәчеләр дә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре дә, мәктәп директорлары да бар. - «Труд», «Арбор» җәмгыятьләре җитәкчеләре, Чепья һәм Арбор мәктәп директорлары белән бишебез бер йодрык булып эшлибез. Бөтен бәйрәмнәрне дә бергә оештырабыз. Чөнки авыл җирлеге көче белән генә бернәрсә дә эшләп булмый. «Балтач Агрохимсервисы»ның Чепьядагы отряды, «МДСУ-1», «Мелиоратор» оешмалары белән гел аңлашып, матур гына эшлибез. Ярдәм сорап барганда каршы килмиләр бер дә, - ди җитәкче.

Авыл җирлегенең уң кулы - Ольга Гаврилова әлеге вазифасын 2008 елдан башкара. - Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Галиев белән барлык эшләрне бергә-бергә эшлибез, бүлешмибез. Кайчак эштә дә төрле вакыт була, андый вакытта бер-беребезне аңлап эшләргә тырышабыз. Төп эшем кеше белән эшләү булса да, кайчак «телефонный справочник» урынына да күрәләр, авылдагы кешеләрнең телефон номерын сорап шалтыраталар. Кырык эшемне кырык якка ташлап, эзләп бирәм инде, - ди үз эшенең чын остасы булган Ольга Евгеньевна.

Авыл җирлеге күпбалалы гаиләләре белән дә данлыклы. Өч балага тормыш бүләк итүчеләр - 46, 4 балалы 3 гаилә бар җирлектә. Светлана һәм Сергей Копаровлар 5 малай тәрбияләп үстерсәләр, Тамара һәм Фаил Гафиуллиннар - 6, ә Ольга һәм Василий Волковлар 14 бала үстерүче бәхетле әти-әниләр. «Ана даны» медале белән бүләкләнүчеләр дә байтак монда: Роза Әүхәдиева, Айгөл Зиннәтуллина, Ольга Волкова, Антонида Давыдова. Менә шулай яши биредә халык. Проблемалары булса аерым түгел, урамлап хәл итәләр. Ә бәйрәмнәрдә барлык милләт бергә кушылып, һәрберсе үз төсмерен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250