Бөрбаш егете Руслан безнең ярдәмгә мохтаҗ
Яңа елны каршы алырга да ун көн вакыт калып бара. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләк көтсә, зурлар ил-көннәребез тыныч булып, 2023 елны матур итеп уздырсак иде дип тели.
Бөрбаш авылында яшәүче Руслан Ринат улы Габдрахмановның да, аның якыннарының да зур теләге бар, ул Русланның сәламәтлеген ныгыту. 23 яшьлек егеткә Мәскәүнең 1нче номерлы клиник хастаханәсе базасында урнашкан күппрофильле стационарында реабилитация узу өчен зур суммада акча кирәк.
Хөрмәтле райондашларыбыз, бездән ярдәм өмет итүче әлеге егеткә булдыра алганча ярдәм итикче. Яңа ел могҗизасы буларак Русланның зур өметен тормышка ашыруда тамчы кадәр генә ярдәм итсәк тә, һәркем керткән өлеш күл кадәр булып җыеласына шигебез юк.
Беребезнең дә гаиләсенә сынаулар кермәсен, тыныч көннәр насыйп булып, шөкер итеп яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев