Борнак авылында яшәүче икенче төркем инвалид Миннехан абый Хәбибуллин, редакциягә шалтыратып, үзара салым акчасына юллар ремонтлаганда берничә хуҗалыкны калдырып китүләрен әйтеп, моң-зарлары белән бүлеште.
Татарстан урамының шушы өлеше зар-моңнарга сәбәпче булган да инде
- Килегез, үз күзләрегез белән күрегез, - дип өзгәләнгән өлкән кешенең гозеренә битараф кала алмадык.
Миннехан абыйлар яши торган Татарстан урамына ике яклап кереп була. Әлеге ике урамның икесенә дә быел нәкъ менә үзара салым акчасына шактый зур күләмдә ремонт ясалган. Әмма ике урам да азагына кадәр эшләнеп бетмәгән. Нәтиҗәдә Миннехан абыйларга ике яклап та юл килеп җитмәгән.
- Күреп торасыз, без нинди таулы, авыш урында яшибез. Бу юлларның гомергә таш күргәне юк. Үзем сау-сәламәт вакытта чүплекләрдән җыеп күпме иске шифер салдым инде, хәзер сәламәтлегем дә бетте, чүплекләр дә калмады. Нәрсә генә салсаң да, бу юллар һәммәсен "йота" гына барды. Яз-көз, быелгыдай яңгырлы җәйләрдә бик тилмерәбез. Әле буе канаулар КамАЗлар йөргәнгә генә шулай тигезләнде. Сөт машиналары керә алмый, җиңел машиналар белән йөреп булый, Карык Серма юлында туктап кала барысы да. Без дә шунда кадәр резин итек белән йөрергә мәҗбүр. Үткән ел киләсе елга точно сезнең урамны карыйбыз дигәннәр иде. Карадылар. Һаман да шул аскы өлешен. Анда болай да йөреп булмаслык түгел, асты нык иде. 70 метр ара калгач, ташлап киттеләр. Ә бит бу калган дүрт йортта без әллә ничә инвалид... Бер-бер хәл булса, монда ашыгыч ярдәм машинасы да, башкасы да керә торган түгел. Һич югы бездән өстәге Яшьләр урамын азагына кадәр эшләп бетергән булсалар да, шуннан әйләнеп йөреп булыр иде, тауга түбән төшеп була диюем. Аны да аз гына калгач, эшләп бетермәделәр. Нәтиҗәдә без быел тагын бер нәрсәсез калдык. Ә бит үзара салым акчасын барыбыз да түләде, - ди Миннехан абый.
- Бу урамны кыш көне кардан да чистартмыйлар, кыш буе бата-чума йөрибез, аптырагач, МЧСка шалтыратып, чистарттырдык, - дип сүзгә кушыла улы.
- Без Яшьләр урамында яңа йорт җиткергән идек. Ни анысына юл килеп җитмәде, ни бүген монда яши торганына, - ди авыру бала үстерүче Әнисә Шәмсетдинова. - Кызыбызга алты яшь инде, йөри алмый, гел күтәреп йөрергә кирәк. Юлы булса, капка төбенә, машинага кадәр генә күтәреп алып чыгасы булыр иде. Ә болай... Минем кайнатам да инвалид иде, заманында аңа коляскада йөрергә уңайлы булсын өчен капка төбенә кадәр ишегалдына бушка асфальт салып бирделәр. Җирле үзидарә рәисе Шамил Хәбибуллинга кердем, аңламады, дөрес, шул сөйләшүдән соң безнең капка турысына кадәр бер-ике машина ак балчык салып киттеләр. Аннан ни мәгънә соң? Аптырагач, шушы көннәрдә генә дүрт хуҗалыкта яшәүчеләр исеменнән район башлыгына хат яздык. Бөтен өметебез аңарда.
Дөресен әйтим, бу урамда яшәүчеләрне күреп сөйләшкәнче мин: "Әй, бездә шулай бит инде, һәркем үзеннән башлауларын тели. Үзенә булганда чиратсыз кирәк, башкаларга дигәндә генә гаделлек таләп итәбез. Урамның бу очыннан башласалар, үз капка төбе әйбәтләнсә, Миннехан абый да теге очтагылар өчен борчылмас, ул очракта инде алар зарланыр иде дигән фикердә идем. Болай уйлауда хилафлык та юк. Чөнки аңа кадәр җирле үзидарә җитәкчесе Шамил Хәбибуллин белән Борнакның быел эш башланган барлык урамнары белән танышып чыккан идем. Гаделлек өчен иң элек шунысын әйтергә кирәк: районда иң беренчеләрдән булып бу эшкә тотынганнар һәм бик күп эшләгәннәр биредә. Һәм барысы да кереп-чыгып, йөреп булмаслык урамнарда. Гаҗәп, әмма хак: ай-һай күп Борнакта мондый урамнар! Борнак авылы ничектер үзенчәлекле урнашкан, монда барысы да тар-тар тыкрыклар (үзәк урам дигәненә дә кара-каршы ике машина чак-чак сыеша). Юл читенә канаулар казу мөмкинлеге дә чикле, шунлыктан юлларның кибү ихтималы да аз, өстәвенә, күп еллар каралмаганнар дигән нәтиҗәгә киләсең.
- Быел бездә бөтенесе 304 мең сум үзара салым акчасы җыйналды, Борнакта ул 207 мең сум булды, - дип сөйли Шамил Хәбибуллин. - 500әр сумнан җыйдык, бар кеше дә бирде. Шуңа да һәр кеше үзе түләгән акчага ниләр эшләнүен күрсен дип, иң начар дигән дүрт урамда юллар ремонтларга булдык. Инде дүртесендә дә эш төгәлләнү алдында. Шушма, Татарстан, Яшьләр һәм халык телендә утрау дип йөртелгән (Зеленая роща) урамнарына башта ташлы балчык салынды, аслыгы ныгытылгач, вак таш җәелде. Кайсында 72, кайсында 200, кайсында 300 метр юллар тәртипкә китерелде. Утрауда бүген дә эш бара. Дөрес, барлык урамнарда да эш акча җиткән кадәр эшләнде, шунлыктан һәркайсында берничә хуҗалык юлсыз калды. Әмма аларда эш киләсе елга дәвам итәчәк. Миннехан абыйлар да махсус аерып калдырылмады, Татарстан урамын башта үзәк юлга тоташтырыйк, шул баштан эшләп килик дидек. Татарстан һәм Яшьләр урамнарының эшләнгән өлешләре болай да әйбәт иде дигән сүзләре белән килешмим. Һәркемнең дә әйбәт юллардан йөрисе килә дә, тик бу безнең теләктән генә тормый бит.
Теләк димәктән, бәлки җирле үзидарә җитәкчесенә юллар ремонтына керешкәнче халык фикерен сорашырга кирәк булгандыр. Бәлки борнаклылар да урамнарны чираттан, һәркайсын азагынача тәртипкә китерүгә риза булырлар иде. Ул чакта бүгенге кебек һәр урамнан берничә хуҗалык кына үзләрен үги хәлдә, онытылган, ташланган дип хис итмәсләр иде. Әмма моңа карап кына Борнакта әле моң-зарлылар бетмәячәк, чөнки әле анда ремонт кирәк юллар, урамнар шактый.
PS. Без үз чиратыбызда әле бу зарга нокта куймыйбыз. Район башлыгына язылган мөрәҗәгать буенча нидер эшләнер, авыл, хуҗалык җитәкчеләре дә дүрт гаиләнең урынлы зарына битараф калмас дип ышанабыз. Шушы кадәр эшләнгән эшләрен бер кашык дегет белән бозмаслар, бәлки киләсе елда тупланачак үзара салым акчасы хисабына (әҗәткә дип укы) эшләтү җаен табарлар өметләнәбез.
Нет комментариев