Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбашта гашыйклар аллеясын сыер арканлау өчен кулланалар?!

Әлеге дә баягы, тагын шул Сабантуй мәйданы. Кешеләр дип эндәшимме, кешелегегез калдымы әле бераз? Үзегезнең энә очы кадәрле генә булса да хезмәтегез кергән булса, сездән дә күп өлеш кертүче булмас иде. Юк бит. Ә булганын бетерү өстендә актив эш бара.

Гашыйклар аллеясына яшь парлар 600-800 сумга агачлар алып кайтып утырттылар, ә шунда берәүләрнең кадерле сыерлары йөри. Имеш, мәйдан ясап, сыер арканларга урын беткән. Сез алай принципиаль булсагыз болай эшләгез. Авыл советына керәсез, елгаларның топографик картасын аласыз, шул карта буенча Кирәмәт елгасының чикләрен билгелисез. Менә сезгә сыер һәм бозау арканларга күпме мәйдан.

Күлгә, үрчесеннәр, күлне дә чиста тотарлар дип, Җәлил хәзрәт нинди генә балыклар җибәрмәде. Ул күл Сабантуй күле! Ясалма күл. Әгәр дә аны ясамаган булсалар 100ләгән казыгызны кайда йөртер идегез? Югарыдагы бөя киткән имеш, бөятегез.

Кирәмәт елга башына Кәримуллин Миннехай абый яз көне ничә рәт үсенте утыртты. Бүгенге көндә берсе дә юк. Хәтта үсенте кырыендагы таякларын да җыеп алып атканнар. Булдырасыз, ат йөрәкләре бардыр сездә. Шуның хәтле үсентене йолкырга, таякларын җыеп чыгарга күпме тырышлык кирәк. Ә нәтиҗәсе күренә, елга башы чиста, матур булып тора.Алайса, ул агачлар үсеп китсә, ылыс коеп утырырлар иде.
Вагыйз Гыйльмуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250